Александр Солженицын

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Александр Солженицын
Alexander Solzhenitsyn in Moscow, December 1998.jpg
А.И. Солженицын (1918-2008)
Тугач бирелгән исеме: Александр Исаакий улы Солженицын
Туу датасы: 11 декабрь 1918(1918-12-11)
Туу урыны: Кисловодск Ставрополь крае
Үлем датасы: 3 август 2008(2008-08-03) (89 яшь)
Үлем урыны: Мәскәү
Милләт: рус-украин[1]
Эшчәнлек төре: язучы, публицист
Иҗат итү еллары: 1937-2008
Юнәлеш: публицистика, тарих
Жанр: документаль роман
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Иван Денисовичның бер көне » (1962)
Премияләр: Nobel prize medal.svg Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (1970)
Бүләкләр: II дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены
Имза: Култамга

Александр Солженицын, Александр Исаакий улы Солженицын, рус. Солженицын Александр Исаевич (11.12.1918, Кисловодск — 03.08.2008, Мәскәү) — язучы, публицист, тарихчы. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе (1970), РСФСР (1990), РФ (2006) дәүләт премияләре лауреаты.

Тормышы һәм иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1918 елның 11 декабрендә Әчесуда (Кисловодскида) крәстиян гаиләсендә туган. Әтисе — Исаакий Семен улы (18911918) улы туарга берничә ай кала, 1918 елның 15 июлендә ауда вафат булган. Әнисе — Таисия Захар кызы Щербак, украин.
  • 1924 елда гаилә Ростов-на-Дону шәһәренә күченә, шунда мәктәпне тәмамлый.
  • 1936-1941 елларда Ростов-на-Дону дәүләт университетының физика-математика факультетында укый. 1939-1941 елларда Мәскәү фәлсәфә, әдәбият һәм тарих институтының әдәбият факультетында читтән торып укый.
  • 1941 елда хәрби хезмәткә чакырыла. 1942 елның ахырында офицерлар мәктәбен тәмамлагач, Бөек Ватан сугышы фронтларында.
  • 1943-1945 елларда артиллерия батареясы белән командалык итә. Сугыш азагына капитан дәрәҗәсендә була, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
  • 1945 елда кулга алына һәм «Советка каршы үгетләү һәм һәм Советка каршы оешма төзергә маташу өчен» 8 елга (58нче маддә, п.10,11) хезмәт белән төзәтү лагерена хөкем ителә.
  • Яңа Иерусалимдагы лагерьдан һәм мәхбүсләрнең Мәскәүдә Калуга заставасы янында йорт төзүләреннән алган тәэсирләре нигезендә «Республика труда» (Хезмәт җөмһүрияте) пьесасы языла (1954).
  • 1947 елда, математик буларак, МВД-КГБ фәнни-тикшеренү институтына («Марфа шарашкасы») күчерелә. Анда 1950 елга кадәр тоталар. Соңрак әлеге шарашка турында «В круге первом» (Беренче әйләнәдә) романында яза.
  • 1950 елдан Экибастуз лагеренда кара эшче, ташчы, чуен коючы булып эшли. Рак белән авырый башлый (шешне 1952 елда кисәләр). Әлеге лагерь хәлләрен «Один день Ивана Денисовича» (Иван Денисовичның бер көне) хикәясендә сурәтли.
  • 1953 елдан Казакъ ССР Җамбыл өлкәсе Кок-Терек авылында мәңгелек сөргендә. Ташкентта ике тапкыр рактан дәвалана. Хастаханәдән чыкканда «Раковый корпус» (Рак корпусы) әсәрен язарга уйлый.
  • 1956 елда ССРБ югары суды карары белән аклана. РСФСРга кайтырга рөхсәт алгач, Рязань өлкәсе авылында укыта. Әлеге чор «Матренин двор» (Матренаның йорты) хикәясендә чагылыш таба.
  • 1957 елда Рязаньда яши, мәктәптә укыта. Яшерен генә «Беренче әйләнәдә» романын яза, «Архипелаг ГУЛАГ» (ГУЛАГ архипелагы) әсәренең сызатларын уйлый.
  • 1959 елда өч атна эчендә «Щ-854» (Бер тоткынның бер көне) хикәясен яза. Хикәя 1961 елда, шарашкада бергә утырган таныш әдәбият белгече Л.З. Копелев аркылы, «Новый мир» журналына барып ирешә, мөхәррир А.А. Твардовский Н.С. Хрущевның үзеннән әсәрне басарга рөхсәт ала. Хикәя «Один день Ивана Денисовича» (Иван Денисовичның бер көне) исеме белән 1962 елгы 1 санында басыла, авторына шөһрәт китерә.
  • «Новый мир» журналының 1963 елгы 1 санында басылган «Матренин двор» (Матренаның йорты), «Случай на станции Кречетовка» (Кречетовка станцасында булган хәл), 1963 елгы 7 санында басылган «Для пользы дела» (Эш файдасы өчен) хикәяләре Солженциынны дөньяга таныта.
  • Бу чорда элекке сәяси тоткыннарның хатлары һәм 227 шаһит белән очрашып сөйләшү «Архипелаг ГУЛАГ» әсәрен башларга этәргеч бирә. «Раковый корпус» (Рак корпусы) языла башлый. Инкыйлабка багышланган «Р17» (соңрак «Красное Колесо» (Кызыл Боҗра) әсәренең планы уйланыла. «В круге первом» (Беренче әйләнәдә) романының 87 бүлеге тәмамлана.
  • «Один день Ивана Денисовича» (Иван Денисовичның бер көне) әсәре Ленин премиясенә тәкъдим ителә. Ләкин премия бирелми, киресенчә, Солженицынга каршы нахак бәла тагу кампаниясе башлана. Н.С. Хрущев хакимияттән киткәч, язучыга каршы көрәш ныгый. 1965 елның сентябрендә КГБ язучының архивын кулга төшерә. Әсәрләрен бастыру юллары ябыла. Бары тик «Захар-Калита» хикәясе генә «Новый мир»ның 1966 елгы 1 санында чыгып өлгерә. ССРБ язучылар берлегенең Мәскәү бүлекчәсендә узган фикер алышуда «Рак корпусы» югары бәя алса да, басарга рөхсәт булмый.
  • 1967 елда ССРБ язучыларының IV корылтае делегатларына язган ачык хатында А. Солженицын цензураны бетерүне таләп итә.
  • 1968 елда «ГУЛАГ архипелагы» язылып бетә. Чит илдә «Беренче әйләнештә» һәм «Рак корпусы» басылып чыга. Эзәрлекләү дәвам итә, шуңа күрә язучы Көнбатыш илләре белән элемтәгә керү юлларын эзли.
  • 1969 елда Солженицынны ССРБ язучылар берлегеннән чыгаралар.
  • 1970 елда язучыга әдәбият буенча Нобель премиясе бирелә.
  • 1973 елда КГБ язучының кулъязмалары сакланган яшерен урынны кулга төшерә. Декабрь азагында Парижда «ИМКА-Пресс» нәшриятында «ГУЛАГ архипелагы» басыла.
  • 1974 елда Солженицын кулга алына, ССРБ гражданлыгыннан мәхрүм ителеп, Алмания Федератив Республикасына чыгарып җибәрелә.
  • Цюрихта бераз яшәгәч, 1975 елның декабрендә Стокгольмдә Нобель премиясен ала.
  • 1976 елның апрелендә АКШка бара, Вашингтонда һәм Нью-Йоркта һөнәри берлекләр җитәкчеләре алдында, Сенатта кабул итү мәҗлесендә чыгышлар ясый.
  • 1976 елның октябренда АКШның Вермонт штаты Кавендиш шәһәре янындагы утарда гаиләсе белән (хатыны Н.Д. Солженицына, хатынының әнисе Е.Ф. Светлова, язучының өч улы, хатынының беренче иреннән туган улы) урнаша.
  • «Из-под глыб» (Кантарлар астыннан) (1974), «Советлар Союзында» (1969-1974), «Көнбатышта» (1974-1980) җыентыкларында мәкаләләре чыга.
  • Озак еллар дәвамында «Кызыл Боҗра» эпопеясе өстендә эшли. «Ундүртенченең августы», «Уналтынчының октябре», «Унҗиденченең марты», «Унҗиденченең апреле» өлешләрен үзгәртеп яза.
  • 1974 елда Рус иҗтимагый фонды оештыра. Фондка «ГУЛАГ архипелагы» өчен алган каләмхакны күчерә.
  • 1977 елда «Бөтенроссия мемуарлар китапханәсе»нә һәм «Иң яңа рус тарихы буенча эзләнүләр»гә нигез сала.
  • 1978-1988 елларда Парижда әсәрләренең 18 томлык тупланмасы чыга.
  • 1989 елда «Новый мир» мөхәррире С.П. Залыгин зур тырышлык куеп, Солженицынның Нобель лекциясен бастыруга ирешә. 7-11 саннарда «ГУЛАГ архипелагы»ның аерым бүлекләре басыла.
  • 1990 елдан Солженинның әсәрләре ССРБда иркен нәшер ителә башлый.
  • 1990 елда ССРБ президенты М.С. Горбачев указы белән язучыга ССРБ гражданлыгы кире кайтарыла.
  • 1991 елда «Бодался теленок с дубом» (Бозау имән белән сөзеште) китабы языла.
  • 1994 елда Солженицын Россиягә әйләнеп кайта. Ерак Көнчыгыштан Мәскәүгә таба ил буенча поездда хәрәкәт итә. Иҗтимагый тормышта катнаша башлый. Б.Н. Ельцинның үзгәртүләрен (приватизация) кабул итми, Чечняда сугышны башлаган өчен хакимиятне каты тәнкыйтьли. Нәтиҗәдә, 1995 елның 1 сентябрендә ОРТ каналыннан баручы Солженицын тапшырулары тыела.
  • Кайткач, «Угодило зернышко меж двух жерновов. Очерки изгнания» (Бөртек ике таш арасына эләкте. Сөрген очерклары) китабын яза. «Новый мир» журналында 1995-1997 елларда хикәяләре һәм лирик миниатюралары басыла.
  • 2008 елның 3 августында вафат. Мәскәүдә Иске Донской зиратында җирләнгән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I хатыны — Наталья Решетовская (1919-2003), 1940 елда өйләнешкәннәр.
  • II хатыны — Наталья Светлова (1939), 1973 елда өйләнешәләр.
    • Уллары Ермолай (1970), Игнат (1972), Степан (1973).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Солженицын А.И. Собрание сочинений: В 8т. М., 1990.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]