Латинлаштыру
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Латинлаштыру яки Латинизация — 1920-1930-елларда үткәрелгән ССРБ халыклары әлифбаларның латин язуына күчерү буенча чаралары.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Латинзация, беренче чиратта, гарәп язуын кулланылган әлифбалардан башлаганнар. Латин әлифбасына күчү хәрәкәте 1921 елда Азәрбайҗанда һәм Төньяк Кавказда башлана. 1926 елда Бакыда беренче тюркология съезды була, шул съездта латинизация буенча Азәрбайҗан тәҗрибәсен Совет Берлегенең башка республикалираныда һәм автономияле өлкәләрдә куллану кирәклеге турында караны кабул ителә. Шул эшен өстендә җитәкчелек итергә өчен Яңа төрки әлифбасының Бөтенсоюз үзәк комитеты (рус. Всесоюзный центральный комитет нового тюркского алфавита, ВЦК HTA) оештырыла. Комитетының беренче пленумда 33 хәрефтән торган төрки халыкларның берләштергелгән әлифбасы проектын кабул итә.[1]
1930-елларның ахырына ССРБ телләрнең күпчелеге латин язуы нигезенә күчерелә.
Түбәндәге телләр өчен латинлаштырылган әлифбалар яки (әлифбасыз телләр өчен) яңа әлифбалар булдырылалар:
Алеут, гарәп, корея, удмурт, мордва һәм мари телләре өчен латин әлифбасы проектлары төзеләләр, ләкин алар гамәлдә кулланылмаганнар.
Рус әлифбасының латинлаштыру
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз: Рус латиницасы#Совет проекты
1929 елда РСФСР халык мәгариф комиссариаты рус алфавитының латинлаштыру мәсьәләсен тикшерү буенча комиссияне оештырган. комиссия составына 13 кеше кергән: Н. Ф. Яковлев (җитәкче), А. М. Сухотин, Л. И. Жирков, А. М. Пешковский, Н. М. Каринский, С. И. Абакумов, В. И. Лыткин (беренче коми лингвисты). 1930 елның гыйварында комиссия үз эшен тәмамлаган. Йомгак документы (аның астында А. Пешковский гына имза куймады) өч вариант тәкъдим иткән; алар бер-берсеннән «ы», «ё», «ю», «я» һәм «ь» хәрефләрнең язуда күрсәтүе белән аерылып торганнар. 1930 елның 25 гыйварында Сталин җитәкчелегендәге ЦК ВКП(б) Политбюросы латинлаштыру мәсьәләсен тикшерүне туктатырга боерык биргән.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Литература
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- В. М. Алпатов, 150 языков и политика. 1917—2000. Социолингвистические проблемы СССР и постсоветского пространства. — М., 2000.
Тышкы сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рус әлифбасының латинлаштыру турында мәсьәләсе буенча материаллар
- А. Луначарский, Латинизация русской письменности // Культура и письменность Востока, № 6, 1930, стр. 20—26. 2006 елның 21 февраль көнендә архивланган.
- Н. Ф. Яковлев, О развитии и очередных проблемах латинизации алфавитов // Революция и письменность, № 2, 1936, стр. 25—38. 2005 елның 18 апрель көнендә архивланган.
- Яковлев Н. Ф. «Вопросы алфавита в связи с социальными и культурными условиями существования тюркских национальностей и проблема установления системы письма» (Первый Всесоюзный тюркологический съезд. Стенографический отчет, 1926) 2012 елның 10 июль көнендә архивланган.
- И. Барахов. Бөтенсоюз Тюркология съезды нәтиҗәләре
- Языковая политика СССР в 20 — 30-е годы