Эчтәлеккә күчү

Ижора теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ижора теле latin yazuında])
Ижора теле
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-izh" does not exist.
Дәүләт  Россия[1][2][3]
Барлыкка килү урыны Ижора[3], Ленинград өлкәсе[3] һәм Ингерманландия[d]
Тел типологиясе агглютинатив тел, SVO[d], номинатив-аккузатив тел[d], язык со свободным порядком слов[d], стресс[3], прилагательное, потом существительное[d], Singarmonizm[3] һәм чередование ступеней[d][3]
Килешләр баш килеш[d][3], төшем килеше[d][3], иялек килеше[d][3], партитив[d][3], иллатив[d][3], инессив[d][3], элатив[d][3], аллатив[d][3], адессив[d][3], чыгыш килеше[3], транслатив[d][3], охшату килеше[d][3], эксессив[d][3] һәм комитатив[d][3]
Грамматик заманы хәзерге заман[3], имперфект изъявительного наклонения[d][3], present perfect[d][3] һәм past perfect[d][3]
Мәелләр хикәя фигыль[d][3], боерык фигыль[d][3], шарт фигыль[d][3] һәм потенциалис[d][3]
Имеет грамматическую категорию лица первое лицо единственное число[d][3], второе лицо единственное число[d][3], третье лицо единственное число[d][3], первое лицо множественное число[d][3], второе лицо множественное число[d][3] һәм третье лицо множественное число[d][3]
Язу латин язуы[d][3]
Сөйләшүчеләр саны 120 кеше кеше (2010)[4]
Телнең ЮНЕСКО статусы җитди куркыныч астында[d][5]
Ethnologue каталогында телнең статусы 8a Moribund[d][4]
Харита сурәте
Таралыш харитасы
 Ижора теле Викиҗыентыкта
Ижора теленең I һәм II меңъеллыклар арасында таралышы

Ижора теле (үз исеме - ižorin klili) - Россия Федерациясенең Ленинград өлкәсендә яшәүче аз санлы ижор халкы теле. Урал теле гаиләсенең Балтыйк буе фин телләренең төньяк төркеменә керә.

Ижор теле юкка чыгу куркынычы астында: 2009 елда ул ЮНЕСКО тарафыннан «югалуы куркынычы көчле булган телләр» астында (инглизчә severely endangered) искә алына.

Ижор теленең төп дүрт диалекты — сойка, түбән луга, хэва һәм оредеж (соңгы икесе бүгенге көнгә юкка чыкканнар) аерылып тора.

Ижор теле сүзләрендә басым беренче иҗеккә ясала. Сузык авазлар сузылу буенча аерыла. Синтаксис сүзләрнең ирекле тәртибе белән характерлана,төп тәртип SVO булып санала. Лексика, күпчелек өлешендә, үзенеке; алынмалар арасында русизмнар өстенлек итә.

Хәзерге вакытта Ленинград өлкәсенең Кингисепп районында ижор телендә сөйләшәләр. Элегрәк ул Ломоносов һәм Гатча районнарында да таралган була.

1732 елда Игерманландиянең яңа кушылган җирләрендә патша хакимияте 14,5 мең "ижорян" кешесен исәпләгән, шул ук вакытта гомуми санга водь халкы да кергән, П.И. Кеппен исәпләп чыгарганча, 1848 елда ижорлар 18 489 кеше булган (Санкт-Петербург губернасында 17 800 һәм Карелиядә 689). 1897 ел мәгълүматлары буенча, 13 725 кеше. 1926 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ижорлылар саны 16 137 кеше, 1959 елгы халык санын алу буенча — 1062 кеше генә, аларның 369ы — тел йөртүче; 1970 елгы халык санын алу буенча 781 кеше, шуларның 208е туган телен ижор теле дип санаган; 1979 елгы халык санын алу нәтиҗәсендә, 748 ижор теркәлгән, 1989 елгы халык санын алу вакытында 820 кеше ижор була, шуларның 302се ижор телен туган теле дип санаган. 2010 ел мәгълүматлары буенча, ижор теленә ия булу турында 123 кеше белдергән. 2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, ижорларның уртача яше 65,8-70,5 яшь булган.

Ижорлылар, Ленинград өлкәсендә яшәүче аз санлы халык буларак, 2002 елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясенең аз санлы халыкларының бердәм исемлеге турында»2000 елның 24 мартындагы 255 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясенең аз санлы халыкларының бердәм исемлегенә кертелгән.

2014 елдан кулланыла торган ижора теле әлифбасы:

A a B в C c D d E e F f G g H h
I i J j K k L l M m N n O o P p
R r S s Š š T t U u V v Y y Z z
Ž ž Ä ä Ö ö
  • Лаанест А. Ижорский язык // Языки народов СССР: Финно-угорские и самодийские языки. — М.: Наука, 1966. — С. 102—117.
  • Лаанест А. Ижорский язык // Языки мира. Уральские языки. — М.: Наука, 1993. — С. 48—63. — ISBN 5-02-011069-8.
  • Лаанест А. Ижорский язык // Языки Российской Федерации и соседних государств. — М.: Наука, 2001. — Т. 1. — С. 376—382. — ISBN 5-02-011268-2.
  • Рожанский Ф. И., Маркус Е. Б. Ижора Сойкинского полуострова: фрагменты социолингвистического анализа // Acta linguistica Petropolitana. — 2013. — Т. IX, № 3. — С. 261—298. — ISSN 2306-5737.
  • Рожанский Ф. И., Маркус Е. Б. О статусе нижнелужского диалекта ижорского языка среди родственных идиомов // Лингвистический беспредел-2: Сборник научных трудов к юбилею А. И. Кузнецовой / Под общ. ред. А. Е. Кибрика. — М.: Издательство Московского университета, 2013. — С. 219—232. — ISBN 978-5-19-010876-7.
  • Чушъялова А. П. Социолингвистическая ситуация ижорского языка (опыт полевого исследования) // Иднакар: Методы историко-культурной реконструкции. — 2011. — № 1(11). — С. 97—103. — ISSN 1994‑5698.
  1. http://www.unesco.org/languages-atlas/en/atlasmap/language-id-360.html
  2. ScriptSource - Russian Federation
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 3,20 3,21 3,22 3,23 3,24 3,25 3,26 3,27 3,28 3,29 3,30 3,31 3,32 3,33 3,34 Юнус В. Iƶoran keelen grammatikka, Грамматика ижорского языка: morfologia opettaijaa vart, пособие для ижорских учителей и для самообразованияСПб.: 1936. — 140 
  4. 4,0 4,1 Ethnologue — 25, 19 — Dallas, Texas: SIL, 1951. — ISSN 1946-9675
  5. Красная книга языков ЮНЕСКОМәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы.