Рәсми тел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәсми тел latin yazuında])
(Дәүләт теле битеннән юнәлтелде)
Рәсми тел
Сурәт
Кайда өйрәнелә социолингвистика[d]
Моның каршысы халык теле[d]

Рәсми тел ул ил, дәүләт яки башка җирләр кануннамәсендә махсус белдереп куелган тел. (Кануннамасыз илләрдә тел “рәсми” булып аталса да ул рәсми түгел.)

Дөньяда булган илләрнең яртысында рәсми телләре бар. Берәүләрдә бер генә рәсми тел бар, мәсәлән Албания, Франция, Алмания вә Литвада. Башкаларда берничә рәсми тел була: Беларусь, Бельгия, Канада, Финляндия, Әфганстан, Парагвай, Боливия, Һиндстан вә Көньяк Африка.

Гыйрак, Италия, Россия вә Испания күк кайбер илләрдә бер генә тел рәсми итеп беркетелгән, әмма аларның аерым өлешләрендә башка өстәмә телләр дә рәсми булып йөриләр. Кушма Штатлар кебек берничә илләрдә рәсми телләр юк, аларның аерым төбәкләрендә булса да. һәм инде Австралия, Эритрея, Люксембург, Швейцария вә Тувалу күк берничә илдә рәсми телләр бөтенләй юк.

Колонизацияне күргән Филипин белән Африканың берничә илендә рәсми вә укыту теле итеп беркетелгән телләр җирле дә түгел, киң кулланыла торган да түгел. Капма каршы мисал итеп Ирландияне китерергә була, монда Ирланд телендә бик әз кеше сөйләшсә дә ул беренче рәсми тел булып аталган, Инглиз теле исә иң киң кулланыла торган булса да ул икенче рәсми тел булып кына аталган (Ирландия Кануннамасы, 8. мәтдә).

Дөньяның иң киң кулланылган рәсми телләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да укы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]