Стандарт тел
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Стандарт тел | |
Кайда өйрәнелә | социолингвистика[d] һәм стандартология[d] |
---|---|
Моның каршысы | халык теле[d] |
Моңа өлешчә туры килә | әдәби тел, уртак тел[d] һәм графолект[d] |
Кешеләр төркеменең үз рәсми аралашуда кулланылган тел вариантына стандарт тел (шулай ук стандарт диалект яки стандартлашкан диалект) диләр.[1] Вариантларның стандартлашу процессы грамматика һәм сүзлекләрдә лингвистик тасвирлану юлы белән урын ала.[1] Җирле кирәкләргә генә хезмәт итү белән чикләнмәгән вариантка таләп туу сәбәпле, гадәттә сәүдә һәм хөкүмәт үзәкләрендә сөйләшүдә кулланылган җирле диалектлар стандартлаша.
Тел белеме буенча фәнни эшләрдә стандарт язу телен билгеләүче термин буларак еш алман Schriftsprache сүзе кулланыла.
Сыйфатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Вариантның стандарт булуы өчен бердән бер таләп - аның рәсми урыннарда яки рәсми аралашуда кулланыла алуы.[1] Стандарт телнең барлыкка килүе милли, мәдәни, сәяси һәм җәмгыяви бердәмлеккә ирешү теләге белән билгеләнә, чөнки барлык бу үзгәрешләр урын алуы өчен килешелгән, стандарт тел варианты кирәк дип санала.
Гадәттә стандарт телләрнең булган яклары:
- Стандарт дип саналган сүзлекнең барлыгы - (стандарт язылыш һәм сүзлек байлыгы)
- Стандарт грамматика барлыгы
- Укымышлы әдәби тел дип саналган стандарт сөйләм барлыгы
- Куллану кагыйдәләрен билгеләүче оешма барлыгы, мәсъәлән en:Académie française, яки Real Academia Española
- Конституциядә билгеләнгән (хокуки) статус - еш рәсми тел буларак
- Практик рәсми кулланылыш (мәхкәмәдә, кануннар чыгару шурасында, хөкүмәти һәм икътисади эшчәнлегендә, белем бирү оешмаларында)
- әдәби канон
- Сөйләү уңайлыгы[2]
- Популярлык һәм җәмгыять тарафыннан кабул ителүе[2]
- Милләт[2]
Стандарт телләр һәм кагыйдәләрен билгеләүче институтлар исемлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рәсми тел
- Милли тел
- Әдәби тел
- Классик тел
- Функциональ тел
- Диалект континуумы
- Күпмәркәзле тел
- Орфография
- Стандарт булмаган диалект
- Мирас теле
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Baugh, Albert C. and Thomas Cable. 2002. A History of the English Language, fifth ed. (London: Routledge)
- Blake, N. F. 1996. A History of the English Language (Basingstoke: Palgrave)
- Joseph, John E. 1987. Eloquence and Power: The Rise of Language Standards and Standard Languages (London: Frances Pinter; New York: Basil Blackwell)
- Smith, Jeremy. 1996. An Historical Study of English: Function, Form and Change (London: Routledge)
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Standard language (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз.
|