Милли тел

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Милли тел — де факто яки деюре — берәр халык һәм алар яшәгән территория белән бернинди дәрәҗәдә бәйле булган тел (яки тел варианты, мәс. сөйләм). Термин төрле мәгънәләрдә кулланыла. Милли тел берәр милләтнең яки илнең милли кемлегенең  төрәге була ала Шулай юк илнең кайбер территорияларында яшәгән халкы тарафыннан беренчел тел буларак кулланылган телләрне дә милли тел буларак атыйлар.

Танылган тел галиме C.M.B. Brann үзенең Африкада эшләү тәҗрибәсе нигезендә, төрле җәмгыятьләрдә милли тел төшенчәсе "дүрт нык аерылган мәгънәне" ташыганын ассызыклый:[1]

  • Аерым халыклар кулланган "территориаль тел" (chthonolect, яки chtonolect[2])
  • "Региональ тел" (choralect)
  • Берәр җәмгыять тарафыннан ил буйлап кулланылган "уртак тел яки җәмгыять теле" (demolect)
  • Хөкүмәт тарафыннан кулланылган һәм берәр символик кыйммәть ташыган "төп тел" (politolect).

Соңгысына гадәттә рәсми тел статусы бирелә.

Стандарт алманчасы, стандарт французчасы һәм стандарт испанчасы кебек стандарт телләр милли (уртак), региональ һәм халыкара телләр хезмәт итә алалар.

Рәсми тел һәм милли тел төшенчәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Милли" һәм "рәсми тел" - мәгънәләре кайвакыт бер-берсенә туры килгән, яки махсус аерылып торган ике аерым төшенчә һәм хокуки категория буларак күрү кулайрак. Үз дәүләте булмаган милләт телләренә рәсми статусын бирә алмаса да, үзенчәлекләре һәм кулланылышы сакланып торганда телләре милли тел буларак яши ала.

Рәсми дәрәҗәгә чыга алу өчен, сөйләм һәм язу телләре берәр хөкүмәт яки федераль дәрәҗәдә кулланылышны, салымнарнан җыелган акча белән ныгытылуын яки кимендә мәгариф системасында укытылуы һәм эш бирүчеләр тарафыннан рәсми статусы кател(ләр) белән бер дәрәҗәдә хөрмәт ителүен таләп итә. Шулай ук алар: рәсми хәбәрләрне таратуда кулланышы мәҗбүри буларак, берәр территориядә азчылык теле дәрәҗәсендә телне аны аңлый алулары һәм әкиятләрне, такмакларны, шигырьләне, фразаларны, җырларны һәм башка әдәби мирасны саклау һәм башка буыннарга тапшыру өчен, яки башка автохтон булмаган телгә карата өстенлек бирү өчен милли үзенчәлекне алга сөрү куллана алалар.[3][4]

Илләр буенча милли һәм рәсми телләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исраил[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең рәсми телләре - иврит һәм гарәп теле, ләкин инглиз теле дә киң кулланылышта (мәс. юл билгеләрендә).

Россия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Россиянең бердән-бер ил күләм рәсми теле рус теле, ләкин аерым төбәкләрендә шулай ук 27 башка рәсми телләре кулланыла.

Сингапур[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сингапурның дүрт рәсми теле бар: инглиз теле (Сингапур варианты), кытай теле, малай теле һәм тамил теле. Бизнес, хөкүмәт һәм мәгариф өчен төп тел буларак инглиз теле кулланылса да, илнең милли теле буларак малайча санала. Бу Малайзия белән географик һәм тарихи бәйләнешләр һәм этник малайларны (халыкның якынча 14%) Сингапурның автохтон халкы буларак кабул итү аркасында.

Уэльс[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уэльста рәсми тел статусы булган Уэльс теле, 2011 елгы җанисәп мәгълүматлары буенча, 562000 кеше яки ил халкының 19% тарафыннан кулланыла.[5] Уэльс парламенты "дәүләт һәм мәхкәмә системасының эшчәнлегендә инглиз һәм уэльс телләре тигез дәрәҗәдә кулланылуларын" тәэмин итү өчен җаваплыкны Уэльс Теле Шурасы (Bwrdd yr Iaith Gymraeg) оешмасына йөкләде.[6]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Brann, C.M.B. 1994.
  2. Wolff, H. Ekkehard "African Languages: An Introduction Ch./Art: Language and Society p. 321 pub.
  3. 20 Year Strategy for the Irish Language http://www.plean2028.ie/en/node/14
  4. Калып:Citation
  5. 2011 Census: Key Statistics for Wales, March 2011. ONS. 12 декабрь 2012 көнне тикшерелгән.
  6. Калып:Citation