Соломон утраулары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Соломон утраулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соломон утраулары Яңа Гвинеядан көнчыгышта, Тын океанның көньягында 30 утрау һәм күп атолларда урнашкан дәүләт. Дәүләт составына Соломон утрауларның Бугенвиль һәм Бука утрауларыннан башка бөтен төркеме диярлек керә. Шуларның иң эреләре - Гвадалканал, Нью-Джорджия, Санта-Исабель, Малайта, Сан-Кристобаль һәм Велла-Лавелла һәм шулай ук Санта-Крус утраулары.

Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соломон Утрауларның территориясе 27 556 кв. км били.

Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соломон Утрауларның башкаласы - Хониара (39 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 7 провинция.

Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соломон утраулары Милләтләр Дуслыгына керә. Дәүләтнең башы - Бөекбритания патшабикәсе, аның вәкиле генерал-губернатор. Хөкүмәт башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - Милли парламент.

Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соломон утрауларның килеп чыгышы вулканик. Гамәлдәге вулканнар: Балби, Багана. Илнең иң югары ноктасы - Попомансо тавы (2331 м), ул Гвадалканал утравында урнашкан.

Геологик төзелеш һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Илнең җирләре эчендә алтын, кургашын, цинк, никель, фосфоритлар запаслары бар.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соломон утрауларының климаты субэкваториаль, бик дымлы. Урта ай температуралар +26°С тан +28°С ка кадәр. Явым-төшемнәр елына 2500 дән 7500 гә кадәр. Майдан октябрга кадәр көньяк-көнчыгыш пассат хөкем сөрә, декабрьдан мартка кадәр - төньяк-көнбатыш экваториаль муссон.

Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрауларның күпчелек өлеше мәңге яшел урманнар (пальмалар, фикуслар) белән капланган, иң коры урыннарда саванналар, яр буенда мангр урманнары бар.

Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соломон утрауларының хайваннар дөньясы вәкилләре булып күселәр, тычканнар, крокодиллар, кәлтәләр, еланнар, гигант бакалар булып тора.

Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Соломон утрауларының халкы 441 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 16 кеше. Этник төркемнәр: меланезиялеләр - 93%, полинезиялеләр - 4%, микронезиялеләр - 1,5%, европалылар - 0,8%, кытайлар - 0,3%. Телләр: инглиз теле (дәүләт теле), пиджин (инглиз теле нигезендә җирле диалект), 80-гә якын җирле сөйләм.

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Англиканнар - 34%, евангелистлар - 24%, католиклар - 19%, мәҗүсиләр.

Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Утрауларга зиярәт иткән һәм аларга исем биргән беренче европалы булып 1568 елда испан диңгезчесе Альваро де Менданья де Нейра булган. Архипелагның Төньяк өлешен 1768 елда Луис Антуан де Бугенвиль ачкан. 1885 елда утраулар Германия хакимияте астына төшкән, әмма 1893 елда бөтен диярлек архипелаг, Бугенвиль һәм Букадан башка, Бөекбританиягә бирелгән. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң Бугенвиль һәм Бука утраулары өстеннән хакимият мандатын Австралия алган, ә көньяк өлеше Британия протектораты булган. Соломон утраулары бәйсезлекне 1978 елның 7 июленда алган.

Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икътисадның нигезе - авыл хуҗалыгы. Төп авыл хуҗалыгы культурасы - кокос пальмасы; шулай ук какау, банан, тәмләткечләр, дөге үстерәләр. Балыкчылык. Урман кисү. Балык, урман материаллары, копра, какау ногыт борчаклары, пальма мае экспорты.

Акча берәмлеге - Соломон Утрауларының доллары.

Сөңгеләр белән коралланган Соломон Утраулары сугышчылары, бизәкләнгән сугыш каноэ өстендә (1895).
Солмон Утрауларының Милли Парламенты Америка Кушма Штатларыннан бүләк булган.
Патшабикә Елизавета II белән почта маркасы, 1968.
Хониарадан Соломон Утраулары балалары
Туо авылыннан мәктәп балалары, Фенуалоа.Children at the school in Tuo village, Fenualoa.
XIX гасыр флейтасы

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.