Ренат Шәвәлиев
Ренат Шәвәлиев | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Ренат Нурислам улы Шәвәлиев |
Туган | 31 май 1987 (35 яшь) Омск өлкәсе |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | А. Л. Штиглиц исемендәге Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе[d] |
Һөнәре | артист |
Ренат Шәвәлиев (Ренат Нурислам улы Шәвәлиев) – артист, Санкт-Петербург Зур курчак театрында уйный.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1987 елның 31 маенда Омск өлкәсендә туган. Омск шәһәренең 51- мәктәбен (2002), 10- музыка мәктәбен (2000), Омск музыка укуханәсен (2006), Санкт-Петербург театр сәнгате академиясенең театр факультетындагы Руслан Кудашов остаханәсен (2011) тәмамлаган.[1] Академиягә укырга кергәнче, Омскида халык оркестры артисты, ансамбль артисты, баян укытучысы, концертмейстер, иҗади төркем җитәкчесе булып эшли. 2006 елдан «Руслан Кудашов остаханәсе» труппасында, 2011 елдан Санкт-Петербург Зур курчак театрында иҗат итә.
Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Р. Шәвәлиев – бик музыкаль артист, матур тавышка ия. Музыкаль спектакльләрдә төрле пландагы җырлар башкара, баянда аккомпаниатор була. Укыган вакытта ук уннарча спектакльдә катнаша. Курчак һәм драма театры спектакльләрендә талантының төрле ягы ачыла.»[2] Кайбер спектакльләргә музыка да яза.[3]
Спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Бәләкәй принц (Маленький принц)
- Раштуада барысы да көтүче (В Рождество все немного волхвы) - "Радуйтеся людие" җыры
- Шекспир-Лаборатория - Отелло
- Без (Мы) - R-13
- Колобок - Колобок
- Тормыш мизгелләре (Минуты жизни) – 5 җыр
- 12 ай, яки әйләнә буенча сәяхәт (12 месяцев, или путешествие по кругу) - Апрель
- Башлачев. Җырлаучы кеше (Башлачев. Поющий человек)
- Иов китабы (Книга Иова) – Иов балалары хоры
- Еракта-еракта (Далеко-далеко) – Артист
- POLVERONE (Кояш тузаны, Солнечная пыль) – Артист
- Ромео һәм Джульетта - Парис
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зур курчак театры сайты 2015 елның 18 февраль көнендә архивланган.
- Ренат Шәвәлиев «Мой мир»да
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Р. Шәвәлиев «Мой мир»да
- ↑ Зур курчак театры сайтыннан, archived from the original on 2015-02-18, retrieved 2015-01-16
- ↑ Литагент сайтыннан