Иван Кочнев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иван Кочнев latin yazuında])
Иван Кочнев
Туу датасы 15 сентябрь 1921(1921-09-15)
Туу урыны ТАССР Чистай кантоны, Николаевский Баран авылы
Үлем датасы 8 февраль 1958(1958-02-08) (36 яшь)
Үлем урыны Биләр районы
Иялек РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Артиллерия артиллерия
Дәрәҗә Калып:ССРБ, өлкән сержант
Җитәкчелек иткән 45ммлы туп расчеты
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин ордены

Иван Кочнев, Иван Егор улы Кочнев (рус. Кочнев Иван Егорович) (1921 елның 15 сентябре, ТАССР Чистай кантоны, Николаев Баран — 1958 елның 8 феврале, шунда ук) — Бөек Ватан сугышында катнашучы. Советлар Берлеге Каһарманы (1945). Өлкән сержант.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 15 сентябрендә ТАССР Биләр районы (хәзерге Алексеевск районы Николаев Баран авылында туган. Милләте — рус. Авыл мәктәбендә 4 сыйныф тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли, МТСта тракторчы була. 1941 елның апрелендә Биләр РХК тарафыннан Кызыл гаскәргә алына.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Дон, Сталинград, 4нче Украина, 1нче Балтик буе, 3нче Белоруссия фронтларында сугышларда катнаша. Ике мәртәбә яралана (1941, 1945). 263нче укчы Сиваш дивизиясенең 995нче артиллерия полкында 45 ммлы туп командиры буларак, Кырымны азат итүдә катнаша. 1944 елның 16-19 августында Балтик диңгезе ярында дошманның Төньяк төркемен төп көчләрдән аеру өчен барган сугышларда фидакарьлек күрсәтә. ССРБ Югары шурасы президиумының 1945 елның 24 марты указы белән Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугыш тәмамлангач, туган авылына кайта, авыл шурасы рәисе булып эшли. 1958 елның 8 февралендә вакытсыз вафат була. Арбузов-Баран авылында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексеевск районы Арбузов-Баран мәктәбе диварына истәлек тактаташы урнаштырылган[1].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6
  2. Герои Советского союза — наши земляки. В 3-х книгах. К.: ТКН, 1984.
  3. Алексеевский район: история и современность (составители И.Х. Халиуллин, К.М. Низамутдинов). К.: «Матбугат йорты», 2000. ISBN 5-89120-115-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]