Эчтәлеккә күчү

Галәмнең тарихы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Галәмнең тарихы latin yazuında])
(Ğälämneñ tarixı битеннән юнәлтелде)
Галәмнең тарихы
 Галәмнең тарихы Викиҗыентыкта

Галәмнең тарихы яки Космогония (грек. κοσμογονία, κόσμος — Галәм, γονή — туу) — галәми җисемнәр һәм аларның системалары: йолдызлар, йолдызлар тупланышлары, томанлыклар, Кояш системасы, планеталар, иярченнәр, астероидлар, кометалар, метеоритлар хасил булуын һәм үсешен тикшерүче фән.

Галәмнең үсеш дәверләре

Космогоник процессларны өйрәнү - астрофизиканың максатлары берсе.

Заманча фәнни космогония астрофизикага таянып, Галәмнең барлыкка килүен, шул исәптән бар астрономик объектлар хасил булуын тикшерә.

Космология бүгенге Галәмнең төзелешен, үзгәрешләрен тикшерә, ә Космогония Галәмнең барлыкка килүен өйрәнә.

Фәнни космогоник тәгълиматлар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зур Шартлау теориясе буенча Галәм барлыкка килү мизгелендә гадәттән тыш тыгыз һәм кайнар халәтендә булган, әлеге халәт сингулярлык дип атала.

Гомум кабул ителгән заманча космогоник һәм космологик гөмән — Зур Шартлау теориясе булып тора, кайбер галимнәр Big Bang инглиз сүзләре өчен татар телендә Зур Бәрү — дөресрәк тәрҗемәсе булып саныйлар, чөнки әлеге процесс гади шартлауга охшаш булмаган.

1948 елда эшкәртелгән Стационар Галәм теориясе реликт нурланышны ачканнан соң, үз тарафдарларын югалткан диярлек.

Галәмнең яше — Зур Шартлаудан соң узган вакыт. Заманча фәнни исәпләүләргә караганда (WMAP9 нәтиҗәләре) Галәмнең яше 13,830 ± 0,075 млрд ел тәшкил итә. «Планк» телескоп-иярчене буенча Галимнең яше 13,798 ± 0,037 миллиард ел тәшкил итә.

Галәмнең эволюциясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Заманча фәнни караш түбәндәге теорияләргә таяна:

Галәмнең тарихы түбәндәге дәверләргә бүленә:

  • Планк дәвере — әлеге чордан бирле заманча физика эшли башлый. Бу дәвердә Галәмдә матдә энергиясе ~1019 ГэВ, тыгызлыгы ~1097 кг/м³, температурасы ~1032 К булган. Галәм бик бериш, изотроп, югары энергия тыгызлыклы мохит булган. 10−43 секундтан соң, әлеге дәвер тәмамланган һәм гравитацион тәэсир итешү бүтән фундаменталь тәэсир итешүләрдән аерылган.
  • Инфляцион дәвер — әлеге чорда Галәмнең зурлыгы бик тиз арткан, ахырында Галәм бик кайнарланган.
  • Нурланыш өстен булу дәвере — Башлангыч Галәмнең төп дәвере: температура кими барган, нәтиҗәдә электрозәгыйфь тәэсир итешү көчле тәэсир итешүдән аерылган, соңрак кварклар хасил булган, нуклеосинтез чорында гадәттәге химик элементлар формалашкан.
  • Матдә (тузан) өстен булу дәвере. Шул чорның башында электромагнит нурланышы матдәдән аерылган һәм реликт фон барлыкка килгән. Соңрак караңгы гасырлар барган, алар тәмамланганнан соң беренче йолдызлар нурланышы янә матдәне ионлаштырган.
  • Λ-өстен булу дәвере. Заманча дәвер.

Тереклекнең хасил булуы — Галәмнең киләсе дәвере, хәзер матдә үз-үзен оештыра ала.

Беренчел нуклеосинтезның төп төш реакцияләре беренче 3 минутта узган.
Дәвер Эволюция Һаббл даимие
Инфляцион
Нурланыш өстен булу
Тузан дәвере
-өстен булу
WMAP һәм Planck буенча космологик параметрлар
WMAP Planck
Галәмнең яше t0 млрд.ел 13.75±0.13 13.81±0.06
H0 км/с/МПк 71.0±2.5 67.4±1.4
  • Космогония / Б. Ю. Левин, С. Б. Пикельнер // Конда — Кун. — М. : Советская энциклопедия, 1973. — С. 251-254. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 13).
  • Космогония / Е. Л. Рускол // Конго — Крещение. — М. : Большая Российская энциклопедия, 2010. — С. 431-433. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. *Ю. С. Осипов ; 2004—, т. 15). — ISBN 978-5-85270-346-0.
  • Хромов Г. С. Планетарные туманности: Физика. Эволюция. Космогония. — М. : Наука, Глав. ред. физ.-мат. лит., 1985. — 296 с. — УДК 523.85.22(G).