Абаза (нәсел)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абаза (нәсел) latin yazuında])
Абаза
Илтамга
Дәүләт  Молдова кенәзлеге[d]
 Россия империясе
 Абаза Викиҗыентыкта

Абаза — молдаван яки абхаз чыгышлы рус дворян нәселе.

Нәселнең килеп чыгышы һәм тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абазалар дворян нәселенең бабасы, Абаза Мәхмәт-пашаның оныгы.

Төп баба — Илья Андрей улы Абаза (1655—1727), молдаван бояры һәм Бутушай ворнигы. Мирас имениеләренә раслау грамотасы ала (1676), Польшаның Яворов шәһәрендә Россия багынлыгын кабул итә. Полковник чины белән бүләкләнә (1711 елның 25 маенда) һәм Двуречный (Волош куты) авылында 46 йорты була. Молдаван бояры һәм ключерул кызы Елизавета Фёдор кызы Расуловага өйләнгән. Аларның алты улы була, шуларның берсе, Лукьян Илья улы, логофет кызы Елена Константин кызы Стурдзага өйләнгән, Лукьян әтисе белән Россиягә китә, ротмистр Евстафий Илья улы, молдаван боярының кызы Ксения Степан кызы Казимировага өйләнгән.

Нәселнең билгеле әгъзалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Абаза нәселе Родоводта
  • Абаза, дворянский род // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Руммель В. В., Голубцов В. В. Родословный сборник русских дворянских фамилий. — Т. 1. — С. 1-9.
  • Дело Департамента Герольдии Правительствующего Сената о гербе А.Абазы от 30.04.1892. РГИА, ф.1343, оп.49, д.1
  • Sergiu Bacalov, The Boyars of Moldavian State middle of XVIIth - early XVIIIth century.Historical and genealogical research, 2012. [1] (рум.)