Бабүнә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бабүнә latin yazuında])
(Акчәчәк битеннән юнәлтелде)
Бабүнә
Сурәт
Халыкара фәнни исем Matricaria L., 1753[1][2]
Таксономик ранг ыру[1]
Югарырак таксон оешма чәчәкләр[d]
Таксонның халык атамасы 母菊属[3][4]
Җимеш төре орлыкча[d]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=7328[5]
 Бабүнә Викиҗыентыкта

Бабүнә, ромашка (лат. Matricária) — дару ромашкасы, оешма чәчәкләр семьялыгыннан берьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы.

Еш кына ромашка дип, ботаник күзлектән караганда хаталы рәвештә Астра, Гербера, Дороникум, Нивяник, Остеоспермум, Пиретрум, Пупавка, Трехреберник, Хризантема кебек башка төр үсемлек төрләрен атыйлар.

Таралуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

70 кә якын төре билгеле, Евразиядә, Африкада таралганнар.

Matricaria recutita

ТР территориясендә бер төре — дару ромашкасы (M. recutita) бар. Барлык районнарда да очрый. Буш, кысыр җирләрдә, чүп урыннарында, юл буйларында үсә. Нәзек, үзәк тамырлы.

Ботаник тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Matricaria chamomilla - дару ромашкасы

Сабагы туры, ботаклы, 10–30 см биеклектә. Яфраклары чиратлашкан, икешәр каурыйсыман-теленмә. Чәчәкләре озын чәчәк сапларында утырган калкан чәчәк төркеме хасил итүче кәрзиннәрдә урнашкан. Кәрзиннәр озынча конуссыман чәчәк түшәгеннән гыйбарәт, эче куыш (шушы билгесе буенча дару ромашкасы башка охшаш төрләрдән җиңел аерыла). Чәчәкләре һәрбер кәрзиндә ике типта: кырыйдагылары — телсыман, ак таҗ яфракчыклы ана чәчәкләр; уртадагылары — көпшәсыман, сары, ике җенесле. Җимешләре — бүрекчәсез коңгырт-яшел вак орлыкчалар. Үсемлекнең үзенчәлекле исе бар. Июньнән сентябрьгә кадәр чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан үрчи.

Кулланылыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дару үсемлеге. Чәчәк кәрзиннәрендә эфир мае, флавоноидлар, гликозид, лайлалы матдәләр бар; дезинфекцияләү, тир чыгару, ялкынсынуга каршы, авыртуны басу чаралары буларак кулланыла. Тынычландыру, ашказаны җыелмалары составына керә.

Чәчәк төркеме косметик чаралар әзерләүдә файдаланыла.[6].

Ботаник классификация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ыру үзенә якынча 22 төрне ала[7].

Иң билгеле төрләре
  • Matricaria aurea
    • Chamomilla aurea
    • Cotula aurea|aut
  • Matricaria chamomilla - дару акчәчәге
    • Chamomilla recutita
    • Matricaria recutita
  • Matricaria matricarioides - исле акчәчәк
    • Matricaria discoidea
    • Artemisia matricarioides
    • Chamomilla suaveolens
    • Matricaria matricarioides
    • Matricaria suaveolens

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]