Алгы ишемик оптик нейропатия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алгы ишемик оптик нейропатия latin yazuında])
Алгы ишемик оптик нейропатия
Саклык белгечлеге офтальмология һәм оптометрия[d]
ICD-9-CM 377.41[1]
Алгы ишемик оптик нейропатия
МКБ-10 H47.047.0
МКБ-9 Калып:ICD9
OMIM 258660 258660
DiseasesDB 31309 31309
eMedicine oph/161  oph/161 
MeSH D018917 D018917

Артериитка бәйсез алгы ишемик оптик нейропатия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артериитка бәйсез алгы ишемик оптик нейропатия (АИОН) гадәттә өлкәннәрдә очрый. Бу нейропатия арткы кыска цилиар артерияләр томалану өчен күрү нервның башчыгының өлешчә яки тулы инфаркты нәтиҗәсе булып тора. Күрү нерв башчыгының шундый тыгыз төзелешле физиологик экскавация яки бик кечкенә яки гел булмаган еш очракта башка симптоматикасыз 55 алып 70 яшькә кадәр пациентларда барлыкка килә. Алшарт системалы халәтләргә гипертензия, шикәр авыруы, гиперхолестеринемия, коллагенлы тамыр чирләре, антифосфолипидлы синдром, гипергомоцистеинемия, тамырлы коллапс, катарактаны алып ату халәте, йоклаганда апноэ синдромы һәм силденафил (виагра) куллану керә.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Продромаль күрү начарланусыз кисәк авыртусыз берьяклы күрү югалту белән билгеләнә. Күрү начарлануы еш очракта уянганда ачыклана; бу төнге гипотензия роле турында аңлата ала.

2.  Билгеләре

•               30% пациентларда КҮ нормада яки бераз начарланган. Калган пациентларда — начарлану уртачадан алып мөһимгә кадәр.

•               Аскы альтитудиналь күрү кыры кимчелекләре үсеше хас, әмма башка төрләре дә очрый ала.

•               Оптик невриттан аерма буларак дисхроматопсиядә күрү үткенлеге җитәрлек сакланганда күрү начарлану дәрәҗәсенә таманча төсне тою байтак кими ала.

•               Күрү нерв дискы агарганлыгы диффуз (рәс. 21.8а) яки сектораль шешү (рәс. 21.8б) белән бәйле һәм гадәттә берничә сызыксыман кан саву белән бара.

•               Шешү әкренләп бетә, әмма агарганлык кала.

3. Башлангыч стадиядә ФАГ дискның урынлы гиперфлюоресценциясен (рәс. 21.8в) ачыклый; ул әкренләп көчлерәк була һәм нәтиҗәдә бөтен дискны чолгап ала (рәс. 21.8г).

4. Махсус тикшеренүләргә серологик анализ, липидлы профильне һәм ач карынга глюкоза дәрәҗәсен билгеләү керә. Яшерен зур күзәнәкле артериит һәм башка аутоиммун чирләрне үткәрергә бик мөһим.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чирнең билгеле бер дәвалавы юк. Аспирин системалы тамырлы чирләр көчәюен киметү өчен файдалы булуга карамастан һәм аны артериитка бәйсез АИОН билгеләсәләр дә, икенче күз зарарлану куркынычлыгы кимеми.

Фараз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек пациентларның киләчәктә күрү начарлануы булмый, әмма сирәк очракларда күрү начарлану 6 атна дәвамында дәвам итә. Бер үк күздә рецидивлар 6% очракта була.

Икенче күз зарарлану 10% пациентларда 2 елдан соң һәм 15% — 5 елдан соң була, бу элек саналганнан күпкә сирәк. Әгәр икенче күз зарарланса, бер күзнең күрү нерв атрофиясе һәм икенче күздә диск шешү Фостер-Кеннеди псевдосиндромы күренешен бирә. Икенче күз зарарлануның ике мөһим куркынычлык шарты бар — беренче күзнең түбән күрү үткенлеге һәм шикәр авыруы.

Артериитка бәйле алгы ишемик оптик нейропатия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Артериитка бәйле алгы ишемик оптик нейропатия (АИОН) зур күзәнәкле артериит нәтиҗә булып санала (рәс. 21.9а, б). ЗКА системалы күренешләре 24 нче бүлектә бирелгән.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Кисәк мөһим бер яклы күрү начарлану белән билгеләнә, өстәмә периокуляр авырту була ала. Чирләү алдында вакытлыча күрү томанлану һәм яктылык кабынулары була ала. Күбесенчә чир ЗКА күренешләреннән соң берничә атна үткәч барлыкка килә, әмма 20% очракта пациентларда күренешләр булмый (яшерен ЗКА). Анамнезда чәйнәү мускулларында авырту, күптән түгел булган баш авыртулары, баш мускуллары авыртучанлыгы, ябыгу, ревматик полимиалгия турында әйтү була ала.

2. Билгеләре

•               Чигә артерияләрнең берсе яки икесенең дә авыртучанлыгы һәм тибеше кимү.

•               Бик агарган («акбурсыман») шешенгән күрү нерв дискы өлешчә ЗКА күрсәтә (рәс. 21.9в).

•               Кайбер очракларда артериитка бәйле АИОН белән цилиоретиналь артерия томалану була (рәс. 21.9г).

•               1-2 айдан соң шешү әкренләп бетә, ә чагылган күрү нерв атрофиясе кала.

3. ФАГ шактый көчле хориоидея гипоперфузиясен ачыклый.

4. ЭУТ һәм С-РА гадәттә югары, тромбоцитлар дәрәҗәсе кебек.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәвалау икенче күздә сукырлыкны булдырмау өчен юнәлгән, әмма ул хәтта тәңгәл стероидлы терапия үткәргәндә дә дәвалаудан соң 6 көн үткәч 25% очракта зарарлана.

1. Тәртип

а)       вена эченә метилпреднизолонның натрий сукцинатын 1 г/тәү дозасында 3 көн дәвамында кертү һәм эчкә 80 мг/тәү преднизолон. 3 көнле терапиядән соң бу дозаны 60 мг кадәр киметәләр, аннары атна саен 50 мг. Алга таба көндәлек дозаны 5 мг атна саен киметәләр; 10 мг дозасына кадәр баш авыртуы һәм ЭУТ һәм С-РА югары дәрәҗәсе саклана ала. Идеаль тотучы доза — 10 мг/тәү, әмма баш авыртуын идарә итү өчен югарырак дозаны да куллану мөмкин;

б)       эчкә преднизолон (80-120 мг/тәү) вена эченә терапия мөмкин булмаган очракларда кулланыла.

Дәвалауны башлагач 7 көн дәвамында чигә артериясенең биопсиясен ясарга кирәк. ЗКА гистологик раслау стероидларны озак куллануга нигез булып тора ала. Шул ук вакытта дәвалауны биопсия нәтиҗәләрен алганчы кичектерергә ярамый.

2.  Терапия дәвамлыгы сакланган симптоматика һәм ЭУТ һәм С-РА дәрәҗәсенә бәйле. Әмма симптоматика кабат ЭУТ һәм С-РА дәрәҗәсе артмаса да барлыкка килә ала һәм киресенчә. Күпчелек пациент дәвалауны 1-2 ел дәвамында ала, әмма кайберәүләргә тотучы терапия билгесез вакыт дәвамында кирәк була.

 С-РА чирне күзәтүдә мөһим роль уйный, чөнки дәвалауга җавап буларак аның дәрәҗәсе ЭУТ дәрәҗәсенә караганда байтак төшә.

NB Тәңгәлсез стероидлар куллану чирдән күбрәк зыян китерә ала. Стероидларны куллануга бәйле өзлегүләр өчен аларны икенче рәт препаратлары белән алмаштырырга туры килә, мәсәлән азатиоприн, әмма ЗКА дәвалауда аларның нәтиҗәлеге расланмаган.

Фараз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фараз уңайлы түгел, күрү югалту, кагыйдә буларак, кайтмый торган, әмма кайчакта системалы стероидлар белән үткәрелгән дөрес терапия өлешчә кайтуга китерә ала. 

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.