Александр Бородин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Бородин latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сурәт
Җенес ир-ат[1]
Ватандашлык Flag of the Russian Empire (black-yellow-white).svg Россия империясе
Туу датасы 12 ноябрь 1833(1833-11-12)[1][2][3]
Туу урыны Санкт-Петербург, Россия империясе[4][5][6][…]
Үлем датасы 27 февраль 1887(1887-02-27)[6][1][7][…] (53 яшь)
Үлем урыны Санкт-Петербург, Россия империясе[4][5][7][…]
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе йөрәк сумите инфаркты
Җирләнгән урыны Тихвин зираты
Ире яки хатыны Ekaterina Protopopova[d][8][9][10]
Туган тел Рус теле
Һөнәр төре композитор классической музыки, химик, пиянис, флейтист, виолончелист, табиб, оперный композитор
Эш урыны Питырбур дәүләт медицина университеты[d]
Әгъзалык Могучая кучка[d]
Әлма-матер Петербург дәүләт университеты, Медицина-хирургия академиясе[d][6] һәм Һайделберг үнивирситите[d]
Аспиранты / докторанты Дианин, Александр Павлович[d], Попова, Вера Евстафьевна[d] һәм Василий Флоринский
Музыкаль инструмент фортепиано[d][10], Флейта[d][10] һәм виолончель[d][10]
Әсәрләр исемлеге Список произведений Александра Бородина[d]
Жанр опера[d], Симфония, классик музыка[d] һәм романс[d]
Commons-logo.svg Александр Бородин Викиҗыентыкта

Бородин Александр Порфирьевич (12 ноябрь 1833 ел27 февраль 1887 ел) — рус композиторы, галим-химик, медицина докторы, җәмәгать эшмәкәре. «Бөек бишәү» группасы әгъзасы. Рус эпик симфонизмына нигез төзәүче.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яшлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бородин Александр Порфирьевич 14 яшендә. 1848 елда Деньер тарафыннан язылган портреттан

Александр Сергеевич 1883 елның 12 ноябрендә Петербургта Грузиянең көнбатыш төбәге Имериянең 62 яшьлек грузин кенәзе Гедианов (Гедеванишвили) Лука Степанович (1772-1840) белән 25 яшьлек Антонова Авдотья Константиновнаның (1808-1876) никахтан тыш туган улы. Ул кенәзнең крепостной ялчысы Бородин Порфирий Ионович һәм аның хатыны Татьяна Григорьевнаның улы булып теркәлә. 8 яшенә чаклы малай үзенең әтисенең крепостное булып исәпләнә, ләкин 1840 елда, үлер алдыннан, Гедианов улына азатлык документы юллый һәм аның өчен дә, хәрби врач Клейнекыга кияүгә чыккан Авдотья Константиновна өчен дә дүрт катлы йорт сатып алып бирә. ХХ гасырның беренче яртысында, әле никахтан тыш бәйләнешләрне ачып салырга ярамаганлыктан, ата-аналарның исемнәре сер итеп сакланган, шуңа да никахсыз туган малайны Авдотья Константиновнаның туганы итеп таныштыралар.

Чыгышы аркасында гимназияга укырга керә алмаганлыктан, гимназия курсының бөтен уку предметларын өйдә өйрәнә, немец һәм француз телләрен үзләштерә һәм бик яхшы белем ала.

Бала чагында ук музыкага сәләте ачыла, 9 яшендә башлангыч әсәрен — «Helen» полькасын яза. Музыка коралларында (башлыча анасының ихтыяры буенча) — тәүдә флейтада, фортепианода, ә 13 яшендә — виолончелдә[11] уйнарга өйрәнә. Бу вакытта ук тәүге җитди музыкаль әсәрен — флейта белән фортепиано өчен концертын[12] иҗат итә.

10 яшендә химия белән кызыксына башлый, бу мавыгуы еллар үтү белән тормышының иң зур шөгыленә әверелә.

Әммә фән белән әвәрә булу һәм югары белем алуына яшь кешенең шул ук «законсыз» чыгышы комачаулый, бу җәмәгать статусын үзгәртү өчен легаль мөмкинлек булмаганлыктан, әнисе һәм аның ире улларын Новоторгның өченче гильдияле сәүдәгәрлегенә яздырыр өчен Тверь казна палатасы чиновниклары ведомствосы белән файдаланырга мәҗбүр була. Ул гимназияне бетерү һәм белемен югары уку йортында дәвам итү хокугын ала.

1850 елның җәендә Бородин Беренче Санкт-Петербург гимназиясында имтиханнарны тик яхшы билгеләренә генә тапшырып, өлгергәнлек аттестаты ала, ә шул ук елның сентябрендә ун җиде яшьлек «сәүдәгәр» Бородин Александр Петербургтагы Медицина-хирургия академиясенә тыңлаучысы булып укырга инеп, аны 1856 елның декабрендә тәмамлый. Медицинаны өйрәнү белән беррәттән, Бородин Н. Зинин җитәкчелегендә химия белән шөгыльләнүен дәвам итә.

1857 елның мартында яшь табиб Икенче хәрби-коры җир госпиталенең ординаторы итеп тәгаенләнә һәм шунда дәваланган офицер М. П. Мусоргский белән таныша

1858 елда Бородин медицина докторы дәрәҗәсен ала, шул ук вакытта химик эзләнү үткәреп, «Фосфор һәм мышьяк кислоталарының токсикологик һәм химик мөнәсәбәтләрдәге охшашлыгы» темасына саклану яклый.

Шул ук елда Хәрби-медицина галимнәр советы Бородинны 1841 елда сәүдәгәр В. А. Кокоревның су белән дәвалану дәваханәсендәге минераль су составын өйрәнү өчен Солигалич юнәлтә. 1859 елда «Мәскәү ведомостлары» газетасында матбугат эше турындагы отчет чын мәгънәсендә бальнеология буенча тикшеренү була, ул авторга киң танылу алып килә.

Чит илгә командировка (1859-1862)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1859 елның октябреннән Бородин Александр Порфирьевич химия өлкәсендәге белемен чит илдә — башта Германияда (Гейдельберг университеты) [13] камиллаштыра. 1860 елның сентябрендә Бородин Зинин һәм Менделеев (беренчесе аның укытучысы булса, икенчесе — дусы) белән беррәттән Карлсруэ халыкара химия конгрессында катнаша. Монда «атом» һәм «молекула» («тузан», «корпуска»), дигән аңлатмаларга ачык төшенчә бирелә, бу инде матдәнең төзелеше буенча атом-молекуляр теориясенең тулы тантанасын аңлата, шулай ук француз химигы Жерар һәм аның укучылары хезмәте тарафыннан куелган «яңа» атом авырлыгы таныла. 1860 елның көзендә Бородин һәм Менделеев туристлык максатта Генуя һәм Римга килә, шуннан соң Менделеев Гейдельбергка кайтып китә, ә Бородин кыш үткәрү өчен Парижга юллана. Парижда Бородин гыйльми эш белән җитди шөгыльләнә, китапханәләргә йөри, билгеле галимнарның лекцияләрен тыңлый.

1861 елның язында Бородин Гейдельбергка кайта. Биредә 1861 елның маенда ул Германияга дәвалану өчен килгән хроник бронх-үпкә авыруыннан интегүче Екатерина Сергеевна Протопопова белән таныша. Екатерина Сергеевна затлы пианистка һәм искиткеч музыкаль чикләнмәгән ишетү сәләтенә ия була. Аның хатирәләре буенча, Бородин «ул вакытта Шуманның бөтенләй диярлек белми, ә Шопенны чак кына күбрәк белә». Яңа музыкаль тәьсоратлар белән очрашу Бородинның композицияга кызыксынуын уята, ә инде тиздән Екатерина Сергеевнага өйләнә. Сентябрьдә Елена Сергеевнаның саулыгы сизелерлек какшый, һәм Гейдельберг профессоры аңа климатны ашыгыч рәвештә алмаштырырга — көньякка, Италиягә, Пизага барырга тәкъдим итә. Бородин аны озата бара. Пиза университетының химия профессорлары Де Лука (итал.) һәм Тасср (итал.) белән очрашканнан соң, Бородин университет лабораториясендә эшләү мөмкинлеге ала һәм «фтор берләшмәләре буенча җитди эшкә керешә». 1862 елның җәендә генә ул Гейдельбергка кайта.

Русиядә Бородинга вакытлыча хатыны белән аерылышып торырга туры килә, хатыны әнисе янында Мәскәүдә кала, үзе Петербургка бара, анда чит илгә командировкасы турында отчетын тәкъдим итә һәм тиздән Медицина-хирургия академиясенең адъюнкт-профессор вазифасын ала. Яңа вазифа яшь галимнең матди хәлен якшыртмый: эш хакы елына 700 сум гына тәшкил итә, ә госпитальдә ординатор булып исәпләнгәндә, елына 900 сум алган була. Моннан тыш, Бородин Табигый-тарих факультетының яңа йортындагы бизәү эшләре тәмамланып бетмәгәнлектән, вәгъдә ителгән казна фатирын озак ала алмый. Матди һәм көнкүреш хәленең яйга салынмаганлыгы туйны кичектереп торырга мәҗбүр итә, тантана тик 1863 елның апрелендә генә үтә. Матди проблемалар гаиләне гомер буенча йөдәтә, шуңа да Бородинга күп эшләргә туры килә — ул Урман академиясында да укыта, тәрҗемә белән дә шөгыльләнә.

1864 елдан Бородин — гади профессор, 1874 елдан — химия лабораториянең җитәкчесе, ә 1877 елдан — Медицина-хирургия академиясе академигы. 1883 елдан алып — рус табиплары җәмгыйәтенең мактаулы әгъзасы. Бородин А. П. — күренекле химик Н. Зининның укучысы һәм якын хезмәттәше, аның белән бергә 1868 елда рус химия җәмгыятен оештыручы әгъзасы да.

Ул химия буенча 40-тан ашу эш авторы. Ул кислоталарның көмеш тозларына бромның тәэсире аша бромны алмаштырган углеводородларны алу ысулларын ачыклый. Бу реакция Бородин—Хундер реакциясе буларак билгеле, дөньяда беренче булып (1862 елда) фторорганик берләшмә —фторлы бензоил ала, ацетальдегид буенча эзләнү үткәрә, альдоль конденсатының альдголь һәм химик реакциясен сүрәтли.

Медицина-хирургия академиясендә укып йөргән вакытында ук Бородин романслар, фортепиано өчен пьесалар, камера-инструменталь ансамбльлар яза башлый. Гыйльми җитәкчесе Зинин ризасызлык белдерә, чөнки музыка белән әвәрә булу гыйльми эшләргә җитди камасаулай дип исәпли. Шул сәбәпле чит илдә стажировка вакытында музыкаль ижадынан баш тартырга теләмәгән Бородин шөгыльен коллегаларыннан яшерергә мәҗбүр була.

1862 елда Рәсәйгә кайткач Бородин А. П. композитор Балакирев Милий белән таныша һәм аны түгәрәгенә ана (соңгы традицияләр буенча «Бөек бишәү» исеме астында). Балакирев М. А., Стасов В. В. һәм бу иҗади төркемнең бүтән катнашучылар йогынтысы астында Глинканың юлыннан баручы һәм музыкадагы рус милли мәктәбенең яклаучысы буларак Бородинның карашында музыкаль-эстетик юнәлеш билгеләнә. А. П. Бородин Белявский түгәрәгенең актив әгъзасы була.

Бородин А. П. шулай ук Русиядә симфоник, квартет классик жанрларының нигез салучыларның берсе дип санала.

Иң яхшы камера — инструменталь әсәрләре хисабына 1879 һәм 1881 елларда музыка белгечләренә китерелгән Беренче һәм Икенче квартетлар керә. Гомеренең соңгы елларында Бородин Өченче квартеты өстендә эшли.

Бородин — инструменталь музыка остасы гына түгел, ул шулай ук камера - вокаль лирикасын нечкә аңлаган сәнгать әһеле . Камера - вокаль лирикасының ачык өлгесе булып Александр Сергеевич Пушкинның сүзләренә язылган «Ерактагы ватан ярлары өчен» элегиясе тора. Композитор беренче булып романска рус батырлар эпосының образларын, ә алар белән беррәттән — 1860 елның азатлык идеяларын индерә (мәсәлән, «Йоклаган княжна», «Кара урман җыры»), ул шулай ук юмористик һәм сатирик («Тәккәберлек» һ. б.) җырлар авторы булып тора.

Бородинның үзенчәлекле иҗаты рус халык җырының гына түгел, көнчыгыш халыклары музыкасының төзелешенә дә тирән үтеп керә алуы сбелән аерылып тора («Кенәз Игорь» операсында, «Урта Азияда» симфоник картинасында һәм башка симфоник әсәрләренә), бу рус һәм чит ил композиторларына да сизелерлек йогынты ясый. Аның музыкасының традицияләрен совет композиторлары (С. С. Прокофьев, Ю. А. Шапорин, Г. В. Свиридов, А. И. Хачатурян һ. б.) дәвам итә.

Җәмәгать эшмәкәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бородинның җәмәгать алдындагы казанышы булып Русиядә хатын-кызларның югары уку мөмкинлеген булдыруда һәм үстерүдә актив катнашуы санала: ул Табиб хатын-кыз курсларының оештыручылары һәм педагогларының берсе була, 1872 елдан алып 1885 елда бетерелгәнгә кадәр шунда укыта.

Бородин күп вакытын студентлар белән эшләүгә билгели, үзе абруй белән файдаланганлыктан император Александр II үтерелгәннән соң аларны власларның сәяси эзәрлекләүләреннән яклый.

Рус мәдәниятенең халыкара танылуы өчен Бородинның музыкаль әсәрләренең әһәмияте гаять зур, шул аркада ул гомеренең күп өлешен фәнгә караса да фәнни эшлекле дип түгел, ә композитор буларак бөтен дөньяда танылу ала.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вакытсыз үлем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бородин гомеренең соңгы елы дәвамында йөрәк тапкырындагы авыртуларга зарлана. Кинәт үлүенең сәбәбе М. В. Доброславаны хәтирәләрендә җентекле сүрәтләнә. Бородин 1887 елның 15 (27) февралендә кич үзенең «академик» казна фатирында, Масленицага карата үзе оештырган карнавал кичәсенең иң күңелле чагының кызган мәлендә вафат була. Доброславина белән әңгәмә вакытында Бородин кинәт аңын югалтып колый. «Бөтенесе дә аңа ташлана, һәм шунда ук, идәндә,калкытмыйча, исенә китерергә маташалар. Академияда яшәгән врачлар һәм профессорлар җыела. Гомерен саклап алып калу өчен бер сәгать диярлек тырышалар. Бөтен чаралар да сынап карала, әммә берни дә ярдәм итми»[14].

Бородинның үлеменең сәбәбе йөрәге ярылудан дип куела.

Тихвин зыяратының Александро-Невская лаврасында җирләнә (Санкт-Петербург).


Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • В Стасов. Бородин Александр Порфириевич. — СПб., 1887.
  • Александр Порфирьевич Бородин. Его жизнь, переписка и музыкальные статьи. (с предисловием и биографические очеркым В. В. Стасова— СПб., 1889.
  • Бородин А. П. в воспоминаниях современников / Сост. А. Зорина. — М.: Музыка, 1985. — 288 с.
  • А. П. Бородин: к столетию со дня рождения / Ю. А. Кремлев; [отв. ред. А. В. Осовский]. — Л.: Ленинградская филармония, 1934. — 87, [1] с., портр.
  • Гольдштейн М. Ю., Соловьев Н. Ф., Бородин Александр Порфирьевич//Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: в 86 к. (82 к. и 4 доп.) — СПБ., 1890-1907
  • Данин С. А. Бородин: Жизнеописание, материалы и документы — 2-е изд. — М., 1960.
  • Добровинский Р Алхимик, или Жизнь композитор Александра Бородина. — Диптих / Р.: Лисма, 1984. — 489 с.
  • Зорина А. Г. Александр Порфирьевич Бородин (1833-1887). — М., Музыка, 1987. — 192 с., вкл. (Русские и советские композиторы).
  • М. Тамагы Ильин, Е. Сегал Бородин Александр Порфирьевич. — М.: Молодая гвардия, 1953 (Жизнь замечательных людей).
    • 2. изд.: М.: Молодая гвардия, 1957.
    • 3-изд.: М.: Правда, 1989.
  • Письма А. П. Бородина. Полное собрание, критически суверенное с подлинный текстами. С предисловием и примечаниями С. А. Диана — Вып. 1-4. — М.-Л., 1927-1950:
    • Вып. 1 (1857-1871). М.: Гос. издательство, музыкальный сектор, 1927-1928. 420 с.
    • Вып. 2 (1872-1877). М.: Музгиз, 1936. 316 с.
    • Вып. 3 (1878-1882). М.-Л.: Музгиз, 1949.
    • Вып. 4 (1883-1887). М.-Л.: Музгиз, 1950. 480 с.
  • Сохор А. Н. Александр Порфирьевич Бородин: Жизнь, деятельность, муз. творчество. — М.-Л.: Музыка, 1965. — 826 с.
  • Н. Фиговский. А., Ю. И. Соловьев Александр Порфирьевич Бородин — М.-Л..: Изд-во АН ССРБ, 1950. — 212 с.
  • Хубы Г. А. П. Бородин. — М., 1933.
  • Энциклопедический словарь юного химика / Сост. В. А. Крица, В. В Сланцы. — М.: Педагоглык, 1982. — 306 с.
  • E. Kuhn (Hrsg.): Alexander Borodin. Sein Leben, seine Musik, seine Schriften. — Berlin: Ernst Verlag Kuhn, 1992. ISBN 3-928864-03-3
  • G. Vijvers Willem Alexander Borodin; Composer, Scientist, Educator (Александр Бородин; композитор, ученый, преподаватель), Amsterdam: Center Book The American, 2013). ISBN 978-90-812269-0-5.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы — 2011.
  2. Archivio Storico Ricordi — 1808.
  3. Архив изобразительного искусства — 2003.
  4. 4,0 4,1 Borodin, Alexander Porfyrievich // Encyclopædia Britannica — 11 — NYC: 1911.
  5. 5,0 5,1 Бородин Александр Порфирьевич // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1970.
  6. 6,0 6,1 6,2 Н. Грушке Бородин, Александр Порфирьевич // Русский биографический словарьСПб: 1908.
  7. 7,0 7,1 Э. Бородин // Музыкальный словарь: Перевод с 5-го немецкого издания / мөхәррир Ю. Д. ЭнгельМосква: Музыкальное издательство П. И. Юргенсона, 1901.
  8. http://www.rsc.org/diversity/175-faces/all-faces/alexander-borodin/
  9. https://www.classicfm.com/composers/borodin/guides/discovering-great-composers-alexander-borodin/
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 https://www.francemusique.fr/personne/alexandre-borodine
  11. Грушке Н. Русский биографический словарь : в 25-ти томах .
  12. Бородин, Александр Порфирьевич // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  13. Зорина, 1987, 35 бит.
  14. Доброславина М. В. Воспоминания // А. П. Бородин в воспоминаниях современников / Сост. А. Зорина. — М.: Музыка, 1985. — С. 182—186.