Александр Курамшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Курамшин latin yazuında])
Александр Курамшин
Туган 20 гыйнвар 1984(1984-01-20) (40 яшь)
Казан, Татарстан, Россия
Ватандашлыгы Россия байрагы Россия Федерациясе

Александр Равил улы Курамшин (1984 елның 20 гыйнвары, Казан, Татарстан, Россия) — Россия су-мотор транспорты пилоты, экстремаль спорт төре — аквабайкта Freestyle категориясендә профессиональ спортчы.

Ун тапкыр Россия Кубогы иясе (2004—2012) (2014—2015), IJSBA дөнья чемпионы (2010)[1], UIM Европа вице-чемпионы (2019)[2], Freestyle категориясендә аквабайк буенча Россия чемпионы (2013)[3].

Аквабайк буенча халыкара класслы спорт мастеры исеменә ия.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Курамшин радиоинженер (әтисе) һәм педагог (әнисе) гаиләсендә 1984 елның 20 гыйнварында Казанда туган. 113 нче номерлы мәктәпне тәмамлый, 9-11 нче сыйныфка кадәр полиция сыйныфында укый. Мәктәптән соң Туполев исемендәге КНИТУга (КАИ) «икътисад һәм җитештерүдә идарә» белгечлеге буенча укырга керә.

Профессиональ спортка 2004 елда, 21 яшендә килә.

Аквабайкларны ремонтлау һәм җыю остаханәсе бар. Тренерлык эшчәнлеген алып бара. Татарстанның Су-мотор спорты федерациясендә аквабайк үсеше өчен җавап бирүче бүлек җитәкчесе. «Динамо-Татарстан» ФСО пилотлары составына керә.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны — Венера Курамшина. 2017 елның 21 сентябрендә кызы Николь туа.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аквабайк буенча Россия Кубогы иясе: 2004—2012, 2014, 2015[4]
  • Аквабайк буенча Россия чемпионатының көмеш призёры : 2009, 2011
  • IJSBA дөнья чемпионы: 2010
  • Аквабайк буенча Россия чемпионы: 2013
  • Аквабайк буенча Россия Кубогы бакыр призёры: 2018[5]
  • UIM Европа вице-чемпионы: 2019
  • Аквабайк буенча Бөтенроссия ярышларының алтын призёры: 2020[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Александр Курамщин — Чемпион Мира!
  2. Александр Курамшин завоевал серебро чемпионата Европы по аквабайку, archived from the original on 2021-02-14, retrieved 2022-01-23 
  3. Стали известны чемпионы России-2013 по аквабайку
  4. Опять чистая победа татарстанских аквабайкеров, archived from the original on 2022-01-23, retrieved 2022-01-23 
  5. Кубок России по аквабайку 2018, archived from the original on 2021-02-14, retrieved 2022-01-23 
  6. Татарстанцы-победители Всероссийских соревнований по аквабайку в Екатеринбурге, archived from the original on 2021-05-17, retrieved 2022-01-23 

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]