Алтын капка (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алтын капка (уен) latin yazuında])
Алтын капка
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык

Алтын капка татар халык уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уйнаучылар шобага тотышалар. Иң өскә чыкканы белән аста калганы атаман (утаман) булалар. Калганнары парлашып читкәрәк китеп бер-берсенә исем кушышалар. Берсе — алтын күлмәк, берсе — ефәк шарф. Яки берсе — дәрья, берсе — елга, берсе — акбүз ат, берсе — күкбүз ат, алмагач — сандугач, ак —кара һ.б.

Атаманнар икәү, кулларын капка кебек тотып, «алтын капка» ясыйлар. Калганнары пар-пар киләләр һәм:

— Ефәк күлмәкме, ефәк шарфмы? — дип сорыйлар. Атаманнарның берсе кайсысының кушаматын әйтсә, капка аша чыгып, шуның артына баса. Икенчесе икенче атаман артына баса. Шулай ике атаман кешеләре ике сафка тезеләләр дә, арага сызык сызып, тартыша башлыйлар. Үз ягына тартып чыгара алган як җиңгән була.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]