Алты канатлы җил тегермәне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алты канатлы җил тегермәне latin yazuında])
Тегермән күренеше
Тегермәннең эчке күренеше

Алты канатлы җил тегермәне — 2015 елгача Буа районы Иске Лашчы авылында урнашкан булган тарихи тегермән. Тегермән – бөртекле ашлыкларны ярма яки он итеп тарттыру өчен корылган җайланма (машина), төп өлеше бер - берсенә ышкылып әйләнә торган ике көпчәктән – таштан тора. Тегермән ташы – су һәм җил тегермәннәрендә ашлыкны уалта торган таш көпчәк.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда дүрт тегермән булган:

  • Гаяз тегермәне, аннан улы Мифтахетдингә күчкән.
  • Хафиз (Нуриев) тегермәне - Килдураз ягында.
  • Сабир абый тегермәне. Тегермәннең хуҗасы Сабир абый булган, ә анда озак еллар он тартучы булып Шиһап абый (1886-1946) эшләгән. Тормыш иптәше һәм аларның балалары: Рәхимә (минем әнием), Гыйлфан (сугышта хәбәрсез югалган), Наҗия (20 яшендә Ленинград блокадасында үлгән), Зәкирә, Сәгадәт һәм Ислам.
  • Җил тегермәне Иске Лащи авылының тимерче башында урнашкан. Тегермән соңгы елларда эшләми торган булган инде.

Алты канатлы җил тегермәнен Гаяз дигән кеше, якынча, 1905  нче елда төзегән. Гаяз белән Нәсимәнең 6 баласы булган: 5 кыз һәм 1 уллары. Гаяз 46 яшендә үлеп китә. Ул җил тегермәне 1916 нчы елда аның улы Мифтахетдин агага кучкән. Бу тегермән үзләре, авыл халкы өчен он тарту өчен бик уңайлы җайланма булган. Элек электр булмаган, шуңа күрә җил булганда гына әйләнгән. Колхозлашу чорында җил тегермәненең ачкычын алганнар. Сугыш башлангач, тегеермәнче сугышка киткән, аннан 1943 нче елда яраланып кайткан. 1944 нче елда аңа яңадан ачкычны биргәннәр. Ул шул ук көнне бер кечкенә савыт белән он алып кайткан. Шул тегермәнче, 1965 нче елда, күзе күрми башлагач кына, тегермәнгә бара алмаган. Ә тегермән озак еллар басып торган. Башта канатлары төшә, аннан ишекләр. 2015 нче елда бөтенләй ишелә.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]