Альберт Абдрахманов
Альберт Абдрахманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Абдрахманов Альберт Хәй улы |
Туган | 20 июль 1941 (83 яшь) |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия |
Әлма-матер | Казан авиация институты |
Һөнәре | СССР Дәүләт премиясе лауреаты |
Абдрахманов Альберт Хәй улы (20 июль 1941 ел) - СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1987), Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары (1987-1994).
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1941 елның 20 июлендә туган.
1969 елда Казан авиация институтын тәмамлый. 1965-1970 елларда Казан берләштерелгән авиаотрядында эшли. Аннары 1970-1994 елларда Казан исәпләү системалары җитештерү берләшмәсендә эшли, анда инженердан генераль директор урынбасарына кадәр юл үтә. 1994-1995 елларда - үзәк сәүдә йорты директоры, 1995-1997 елларда - дәүләт милке белән идарә итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетының сәнәгать департаментының техник сәясәт идарәсе белән җитәкчелек итә.
1998 елдан Татарстан Республикасы Министрлар Советында.
1998-2004 елларда - Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгының халык хуҗалыгы тармакларын икътисадый анализлауның җыелма бүлеге башлыгы.
Бердәм система звенолары өчен тест тәэминатын һәм операцион системаларны эшләү һәм производствога кертү җитәкчесе (ЕС-1030, ЕС-1033, ЕС-1045, ЕС-1046, ЕС-1007, птд-5). «ICL-КПО ВС» ААҖ оешмасының төп инициаторларының берсе.
СССР Дәүләт премиясе ЭВМ бердәм системасының операцион системаларын булдыру һәм гамәлгә кертү өчен бирелә.
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- СССР Дәүләт премиясе (1987)
- "Мактаулы радист" (1987)
- Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе (2001)
- Татарстан Республикасының Мактау грамотасы(1992)
- 3 СССР/РФ медале
- 4 ВДНХ медале
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- КАИ — национальный исследовательский университет/Г. Л. Дегтярёв, Ю. Ф. Гортышов, М. С. Сафариев; под ред. докт. техн. наук, профессора, президента КНИТУ-КАИ Ю. Ф. Гортышова. — 2-е изд., испр. и доп. — Казань: Издательство КНИТУ-КАИ, 2017. — 568 с.