Амблиопия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амблиопия latin yazuında])
Амблиопия
Сурәт
Саклык белгечлеге офтальмология һәм оптометрия[d]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/amblyopia[1]
ICD-9-CM 368.00[2][3]
ICPC 2 идентификаторы F99
NCI Thesaurus идентификаторы C118764[2] һәм C118764[3]
 Амблиопия Викиҗыентыкта

Амблиопия (ялкау күз) — күзнең яки күрү юлының органик патологиясе булмаганда әйберләрне күрү һәм/яки патологик бинокуляр бәйләнешләр өчен максималь төзәтелгән күрү үткенлегенең бер яки ике яклы (сирәгрәк) кимүе.

Классификациясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Стабизмлы (кылыйлы) амблиопия тайпылган күзнең дәвамлы монокуляр супрессиясе белән патологик бинокуляр бәйләнешләр өчен үсеш ала.

2. Анизометропияле амблиопия ике күз арасында рефракция аермасы өчен барлыкка килә; аерма 1 сфера диоптриясе булса да үсеш алырга мөмкин. Аметропиялерәк күз чагылышны төгәлсез кабул итә, бу күрү тоткарлауның уртача формасыннан гыйбарәт. Микротропия белән еш бергә була һәм стабизмлы амблиопиядә дә була ала.

3. Обскурацион амблиопия күрүне югалтканда барлыкка килә һәм бер яки ике яклы була. Сәбәбе оптика мохитлары томанланганда (мәсәлән, катаракта) яки III нче дәрәҗәсендә птоз була ала.

4. Билатераль аметропияле амблиопия югары дәрәҗәдәге, ешрак гиперметропияле тәңгәл рефракция аномалияләре нәтиҗәсендә үсеш ала.

5. Меридиональ амблиопия берәр меридианда сурәт төгәлсез булганда үсеш ала һәм бер яки ике яклы була ала; сәбәбе гадәттә иртә балачакта эмметропизациядән соң сакланган төзәтелмәгән, кагыйдә буларак, 1 дптр күбрәк астигматизм була.

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Органик үзгәрешләр булмаганда төзәтелгән күрү үткенлеге Снеллен буенча 2 юл һәм күбрәккә (яки 1 log күбрәк) аерма амблиопиягә күрсәтә. Амблиопиядә күрү үткенлеге юллап тикшерүгә караганда аерым оптотипларда күрү үткенлеген тикшергәндә югарырак килеп чыга. Бу «тыгызлану» феномены нормада да барлыкка килә ала, ләкин амблиопиядә күбрәк чагыла; аны әле сөйләшмәүче балаларны тикшергәндә исәпкә алырга кирәк .

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амблиопия дәвалавы уңышлы бирешүчән чоры — стабизмлы амблиопиядә 7-8 яшькә кадәр һәм анизометропияле амблиопиядә яхшы бинокуляр сәләт булганда бераз озаграк (яшүсмерлеккә кадәр).

1. Амблиопияле күзнең күрү эшен кузгату өчен сәламәт күзне томалау иң файдалы дәвалау ысулы санала. Окклюдор (каплагыч) кию рәвеше (даими яки вакыт-вакыт) пациент яшенә һәм амблиопия дәрәҗәсенә бәйле. Пациент яшьрәк булган саен савыгу тизрәк була, ләкин бер үк вакытта сәламәт күздә амблиопия барлыкка килү куркынычлыгы арта, шуңа күрә дәвалау барышында ике күзнең дә күрү үткенлеген даими күзәтү кирәк. Окклюзияне билгеләгәндә күрү үткенлеге югарырак булган саен, окклюдер киеп йөрү вакыты кыскарак була, тик барлык пациентларда дәвалау дәвамлыгы төрле була ала. 6 ай окклюзиядән соң күрү үткенлеге артмаса, алга таба дәвалау, мөгаен, нәтиҗәле булмас. Дәвалауда бердәнбер җитди каршылык начар комплаентлык санала, аны күзәтергә кирәк. Амблиопияне дәвалау өчен башыннан ук барлыкка килгән авырлыклар игътибарлы тикшерелергә тиеш.

2. Пенализация — әйбәтрәк күргән күзнең күрүен атропин тамызып томанлаткан башка ысул. Бу ысул гиперметропия белән түбән дәрәҗәдәге амблиопияне (6/24 һәм югарырак) дәвалаганда аеруча нәтиҗәле. Атропин белән чагыштырганда гадәти окклюзия нәтиҗәләрне тизрәк бирәчәк, тик атропинны окклюзиягә түбән комплаентлыкта кулланалар.

Һәр органик патологияне ачыклау өчен амблиопияне дәвалау алдыннан офтальмоскопия бик мөһим. Органик чирләр һәм амблиопия бергә була ала, әмма окклюзия шулай ук органик какшауларда кулланыла ала. Үткәрелгән терапиягә җавап булмаганда электрофизиологик һәм чагылдыручы тикшерүләр нәтиҗәсен яңадан тикшерергә кирәк.

Беренче очракта пациент уңайсызлык, төгәлсезлек һәм, бәлки, билгесез башлану белән диплопиягә һәм булдырылган чирдән аерма буларак, бу очракта диплопия кинәт барлыкка килү белән билгеләнә, дәвамлыгына зарлана. Диплопия төрен (горизонталь, вертикаль), ул максималь булган караш юнәлешен, бинокуляр аерым күрү саклануын билгеләргә кирәк. Өлкән пациентлар дәвалавын сайлаганда кылыйлык нинди авырлыкларга китергәнен аерым ачыкларга мөһим.

3. Почмак төрлелеге мөһим, чөнки алмашучы кылыйлык бинокуляр күрүнең күпмедер саклануына күрсәтә. Альтернацияләүче кылыйлык ике күздә дә тәңгәл күрү үткенлегеннән гыйбарәт.

4. Гомуми халәт яки үсеш аномалияләре аерым мәгънәгә ия (мәсәлән, церебраль паралич белән балаларда кылыйлык ешлыгы күбрәк). Өлкән яшьтәге пациентларда начар сәламәтлек һәм стресс декомпенсациягә китерә ала, ә булдырылган парезда пациентлар сәбәп шартын яки бәйләнешне күрсәтә ала (җәрәхәт, неврология чире, диабет һәм б. ш.).

5. Туу анамнезы шуларга йөклелек чоры, туганда тән авырлыгы, карын эчендәге үсеш, туу яки неонаталь чор патологиясе керә.

6. Нәсел анамнезы мөһим, чөнки кылыйлык гаиләле холыкка ия, тик нәселдәнлек төре билгеле түгел. Гаиләнең башка әгъзаларына нинди дәвалауны үткәргәннәрен белергә кирәк.

7. Офтальмологик анамнез, шул исәптән күзлек билгеләү һәм аңа һәм окклюзиягә карата комплаентлык, моңарчы булган хирургик катнашулар яки призмалар кию терапияне сайлау һәм фараз өчен мөһим.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.