Амебалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Амебалар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Wilson1900Fig3.jpg

Амөбалар (Amoebina) - саркодлылар классыннан иң түбән төзелешлеләр отрәды. Ялган аяклар (псевдоподийлар) - цитоплазма бүлтәймәләре ярдәмендә хәрәкәтләнеп азык эләктерүче, тән формасы тотрыклы булмаган бер күзәнәкле организмнарны берләштерә. Псевдоподийларның формасы, зурлыгы, үрчү ысулы амөбаларның мөһим билгесе булып тора. Гәүдә зурлыгы 15 тән 700 мкм га кадәр. Бактерияләр, вак суүсемнәр, иң гади организмнар белән тукланалар. Нигездә җенессез юл, ягъни 2 өлешкә бүленеп үрчи. Тискәре шартларда тышкы мохиттә яшәргә сәләтле стадияләр - цисталар барлыкка китерәләр. Тамыраяклар асклассының кайбер ирекле тереклек итүче төрләре (кабырчыклы амөбалар) каты кабырчыклар бүлеп чыгаралар яки, ком бөртекләрен беркетеп, үзләренең шәрә цитоплазмалары тирәли саклагыч катлам хасил итәләр. ТРда төрләренең саны төгәл билгеләнмәгән, суда яшәүче формаларының 10 лап төре ачыкланган. Һәр җирдә киң таралган: сулыкларда (А.протей), яр буендагы комда (кабырчыклы амөбалар - арцеллалар һәм дифлүгияләр). Шулай ук паразит амөбалар да очрый. Кеше һәм хайван организмындагы паразит амөбалар җитди авырулар (амөба дизентериясе һәм амөба менингоэнцефалиты) китереп чыгарырга мөмкин.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]