Аналык

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аналык
Өлеш хатын-кызларның җенси системасы
Урынлашу оча куышлыгы[d][1]
Кан килү күкәйлек артериясе[d]
Кан китү аналык веналары[d]
Лимфа internal iliac lymph nodes[d]
Идентификаторлар
TA A09.1.03.001
FMA 17558

Аналык (uterus, греч. metra, hystera) - имезүчеләрнең яралгы үсү урыны булган эчке җенес әгъзасы

·      Аналык - парсыз куыш мускуллы әгъза, кече оча куышлыгының урта өлешендә сидек куыгы һәм туры эчәк арасында урнашкан (рәс. 3.18).

·       Балигъ хатынның аналык озынлыгы 7-8 см, киңлеге - 4 см, юанлыгы - 2-3 см. Бала тапмаган хатын-кызларның аналык авырлыгы 40-50 г, ә бала тапканның 80-100 г. Аналык куышлыгы күләме 4-6 см3. Айлыклар туктаганнан соң  (климактерик вакыт) аналык зурлыгы кимегәне билгеләнә.

·      Аналыкка аталанган күкәй күзәнәк керә, анда яралгы үсә һәм карындагы бала күтәрелеп йөртелә, аналык мускулатурасы кыскару нәтиҗәсендә бала туа.

·       Аналык армутсыман (грушасыман) формалы, алгы-арткы юнәлештә яссыланган. Аны төпкә, гәүдәгә һәм муентыкка бүләләр (рәс. 3.18).

o  Аналык төбе (fundus uteri) — аналыкның өске кабарынкы өлеше, аналыкка аналык көпшәләре тоташкан урыннан өскәрәк чыгып тора.

o  Аналык гәүдәсе (corpus uteri) конуссыман, әгъзаның урта зур өлеше.

o  Аналыкның аскы өлеше аналык муентыгы (cervix uteri) дип атала, аның ике бүлеге бар:

§  муентыкның җиңсә өсте өлеше (portio supravaginal cervicis) өске, җиңсәдән өстәрәк урнашкан;

§  муентыкның җиңсә өлеше (portio vaginalis cervicis) аскы, җиңсә куышлыгына баткан.

o   Аналыкның гәүдәсе муентыкка күчкән урыны тар һәм аналык муены (isthmus uteri) дип атала.

·       Муентыкның җиңсә өлешендә аналык тишеге (ostium uteri) бар, ул алгы һәм арткы иреннәр (labium anterius et labium posterius) иреннәр белән чикләнгән. Бала тапмаган хатын-кызларның аналык тишеге озынча яки түгәрәк, ә бала тапканнарның аркылы ярыксыман.

·       Аналык тишеге аналык муентыгы юлына (canalis cervicis uteri) алып бара, аннары ул аналык куышлыгына дәвам итә.

·       Аналык куышлыгы (cavitas uteri) фронталь кисемдә өчпочмаксыман, аның нигезе аналык төбенә, ә башы – аска, аналык муентыгына карый.

·       Аналыкның ике өслеге бар:

o   Алгы сидек куыгына таба карый һәм куыклык өслеге (facies vesicalis)  дип атала;

o   Арткы туры эчәккә таба карый һәм эчәк өслеге (facies intestinalis) дип атала.

·      Өслекләрне ике кырый бүлә, аналыкның уң һәм сул кырые (margo uteri dexter et margo uteri sinister).

Аналык тышчасы

Аналык тышчасы калын  — 1-1,5 см.

·      Лайлалы катлау (endometrium)

o  Аналык куышлыгын эчтән җәя.

o  Лайла өслеге шома, аналык муентыгы юлында гына бер буй җыерчык бар һәм аннан ике якка очлы почмакта китүче кечкенәрәк пальмасыман җыерчыклар (plicae palmatae) бар. Пальмасыман җыерчыклар аналык муентыгы юлының алгы һәм аткы тышчаларында урнашып, бер-берсенә тиеп, аналык куышлыгына җиңсәдә булган әйберләрнең үтеп керүен тоткарлый.

o   Лайлалы катлау беркатлы цилиндрик эпителий белән капланган, анда гади көпшәсыман аналык бизләре (glandulae uterinae) бар.

o   Эндометрий ике катламнан тора:

§  өске функциональ катлам, менструация вакытында тулысынча аерылып төшә.  

§  тирән нигез катлам, функциональ катламның киредән үсүен тәэмин итә.  

·      Мускуллы катлау (myometrium) өч катламнан тора:

o  тышкы буй,

o  урта циркуляр, аналык муентыгы өлешендә көчле үсеш алган.

o  эчке буй.

·       Сүл асты нигезе (tela subserosa)

Муентык һәм аналык гәүдәсе кырые тирәсендә генә бар, анда аналыкны каплаучы корсак ярысы сул һәм уң аналыкның киң бәйләвеченә күчә.

·      Сүлле катлау (perimetrium)  

o  Аналык муентыгының җиңсә өлешеннән кала, аналык корсак ярысы белән бөтен яктан да капланган (интраперитонеаль урнашкан).

o  Аналыкның эчәк өслеген каплаучы корсак ярысы җиңсәнең арткы тышчасына җитә, аннары өскә туры эчәкнең алгы тышчасына күтәрелеп, туры эчәк һәм аналык арасында тирән кесә ясый — туры эчәк-аналык батынкылыгы (excavatio rectouterina) (Дуглас кесәсе).

  • Аналыкның куыклык өслеген каплаучы корсак ярысы муентыкның җиңсә өсте өлешенә җитә, аннары сидек куыгына күчеп куыклык-аналык батынкылыгын (excavatio vesicouterine) ясый. Ул Дуглас киңлегеннән сайрак.

 Кече оча куышлыгы әгъзаларында патология булган очракларда Дуглас кесәсендә патологик сыекчалар (үлек, кан) җыела ала, ә бу инде әлеге процессларны (аналыктан тыш йөклелек, ялкынсыну һәм б.к) билгеләүдә булыша.  

Аналык бәйләвечләре

·       Аналыкның киң бәйләвече (ligamentum latum uteri) – корсак ярысының дупликатурасы, кече очаның кырый тышчалары (анда ул париеталь корсак ярысына күчә) һәм аналык кырые (анда ул периметрийга күчә) арасында урнашкан.  

  • Аналыкның киң бәйләвеченең өске кырыенда аналык көпшәсе урнашкан.
  • Киң бәйләвечнең арткы бите кыска күкәйлек җыерчасын (mesovarium) ясый.
  • Аналыкның киң бәйләвеч өлеше, аналык көпшәсе һәм күкәйлек җыерчасы арасында урнашкан өлеше, аналык көпшәсенең җыерчасы (mesosalpinx) дип атала.
  • Аналыкның киң бәйләвечендә күкәйлекнең үз бәйләвече һәм аналыкның йомры бәйләвече уза.

·       Аналыкның йомры бәйләвече (ligamentum teres uteri) аналык кырыеннан аналык көпшәләреннән астарак уза, ул күкәйлекнең йомры бәйләвеченең дәвамы булып тора. Киң бәйләвечтән үтеп, йомры бәйләвеч алга һәм аска барып, касык юлыннан үтә һәм касык клетчаткасына кушыла.

·       Аналыкның кардиналь бәйләвече (ligamentum cardinale uteri) аналык муентыгы һәм очаның кырый тышчасы арасында тартылып, аналыкны кырыйга күчүдән саклый.

Аналыкның киң бәйләвечендә урнашкан нәрсәләр (беренче чиратта аналык көпшәләре һәм күкәйлекләр) клиник тәҗрибәдә аналык үсентеләре (adnexa), ә аларның ялкынсынуы аднексит дип атала.  

Аналыкның урнашуы

·      Нормада аналык алга авышкан - anteversio uteri.

·       Аналыкның алгы өслеге батынкы - anteflexio uteri

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.