Аналык көпшәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аналык көпшәсе
Өлеш хатын-кызларның җенси системасы
Урынлашу оча куышлыгы[d][1]
Кан килү Tubal branches of ovarian artery[d]
Лимфа Lumbar lymph nodes[d]
Идентификаторлар
TA A09.1.02.001
FMA 18245

Аналык көпшәсе, фаллопий көпшәсе (tuba uterina, греч. salpinx

·       Аналык көпшәсе – парлы әгъза, аның аша башта күкәй күзәнәк, ә аннары яралгы күкәйлектән (корсак ярысы куышлыгыннан) аналык куышлыгына таба күчә (рәс. 3.16).

·       Аналык көпшәсе озынлыгы 10-12 см.

·       Аналык көпшәләре кече оча кушлыгында аналыкның киң бәйләвеченең ирекле кырыенда урнашкан.

·       Аналык көпшәсен түбәндәге өлешләргә аералар:

o  аналык өлеше (pars uterine), ул аналык катламы тышчасында урнашкан.

o  Аннары аналык көпшәсенең муены (isthmus tubae uterinae) бара — иң тар, кыска һәм калын тышчалы өлеше, аналык янында урнашкан.

o  Муен артыннан иң озын һәм киң өлеш бара — аналык көпшәсе ампуласы (ampulla tubae uterinae), аның озынлыгы 8 см.

o  Ампула киңәю белән тәмамлана, ул аналык көпшәсе бүрәнкәсе (infundibulum tubae uterinae) дип атала. Бүрәнкә кырыйларында күпсанлы үсентеләр бар, алар көпшә чукчыклары (fimbriae tubae uterinae) дип атала.  Чукчыкларның берсе күкәйлеккә таба җитә һәм күкәйлек чукчыгы (fimbria ovarica) дип атала. Чукчыклар күкәй күзәнәкне корсак куышлыгыннан аналык көпшәсе бүрәнкәсенә таба юнәлтә.

·      Аналык көпшәсе бүрәнкәсе төбендә аналык көпшәсенең корсак тишеге (ostium abdominale tubae uterinae) бар, аның аша көпшә корсак ярысы куышлыгы белән тоташа.

·      Көпшәдән күкәй күзәнәк аналык куышлыгына көпшәнең аналык тишеге (ostium uterinum tubae uterinae) аша эләгә.

Аналык көпшә тышчасы

·      Лайлалы катлау

o  Лайлалы катлау ике төрле эпителиаль күзәнәкләрдән (керфекле һәм секретор) ясалган бер катлы цилиндрик эпителийдан тора. Керфекчекләр аналыкка таба җемелди, ул күкәй күзәнәкнең үтүен җиңеләйтә.

o  Көпшәнең лайлалы катлавы көпшә җыерчыкларын (plicae tubariae) ясый.

·       Мускуллы катлау ике катламнан тора:

  • эчке циркуляр (күбрәк үсеш алган);
  • тышкы буй.

Көпшәнең мускуллы катлау юанлыгы аналыкка таба арта, ул көпшә перистальтикасының һәм күкәй күзәнәкнең аның аша үтүен билгеләүче фактор булып тора.

·       Сүлле катлау

Сүлле катлау аналык көпшәсен барлык яктан каплый һәм аста көпшә җыерчасына (mesosalpinx) күчә, ул аналыкның киң бәйләвече өлеше булып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.