Анатоль Франс
Анатоль Франс | |
---|---|
Туган телдә исем | François-Anatole Thibault |
Туган | 16 апрель 1844 Париж |
Үлгән | 12 октябрь 1924 (80 яшь) Сен-Сир-сюр-Луар |
Күмү урыны | Нөйи-сүр-Сен зираты[d][1] |
Ватандашлыгы | Франция[2] |
Әлма-матер | Париж Станислав көллияте[d] |
Һөнәре | язучы, әдәби тәнкыйтьче |
Җефет | Валери Герен де Совиль[d] һәм Эмма Лапревотт[d] |
Өйдәш | Léontine Lippmann[d] |
Балалар | Сюзанна Тибо[d] |
Бүләк һәм премияләре | Әдәбият буенча Нобель премиясе |
Анатоль Франс (фр. Anatole France; чын исеме Франсуа Анатоль Тибо, François-Anatole Thibault; 1844 елның 16 апреле, Париж — 1924 елның 12 октябре, Сен-Сир-сюр-Луар) — француз язучысы, әдәби тәнкыйтьче, Нобель премиясе лауреаты.
Иезуит көллиятен көчкә тәмамлап, Анатоль Франс имтиханнарны берничә тапкыр тапшырырга мәҗбүр була. Аларны ул фәкать 20 яшендә генә тапшыра ала. 1866 елда ул тормышка үзе акча табырга мәтбүр була, библиограф булып эшли башлый. Шулай итеп ул әдәби тормыш белән таныша башлый.
1870—1871 елларда булган Франк-прусс сугышы вакытында Франс башта әрмедә хезмәт итә, ә аннары, демобилизациядән соң, язарга дәвам итә.
1875 елда «Le Temps» («Вакыт») газетасы аны тәнкыйди мәкаләләр сериясен язарга сорадылар. Шулай итеп, аның журналист карьерасы башланды.
1896 елда Франс Француз академиясе әгъзасы булып санала.
1921 елда ул әдәбият буенча Нобель премиясенә лаек була.
1922 елда аның иҗаты католик «Тыелган китаплар индексы»на кертелде.