Эчтәлеккә күчү

Анион

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анион latin yazuında])

Анион - тискәре электр коргылы атом яки молекула, анда электроннар саны уңай элементар коргылар саныннан күберәк. Шулай итеп, анион - тискәре коргылы ион.

Анион коргысы дискрет һәм элементар электр коргысы берәмлегенә пропорциональ, мәсәлән, Cl — беркоргылы анион, ә күкерт әчелегенең калдыгы SO42− — икекоргылы анион.

Анионнар күпчелек тозларда, әчелекләрдә, химик нигезләрдә, газларда , мәсәлән, сутуар H+, шулай ук ион бәйләнеше белән кристаллик рәшәткәле кушылмаларда, мәсәлән, аш тозы кристаллында, ион сыеклыкларында, органик булмаган матдәләр эремәләрендә бар.

Электр кырында тискәре коргылы анионнар уңай коргылы электродка - анодка хәрәкәт итә.

Органик булмаган катлаулы кушылмада анион әчелек калдыгы дип атала. Шул әчелекләрдә һәм тозларда (Na2SO4, HNO3); ул икенче урында катионнан соң күрсәтелә.

Башка анионнардан аермалы буларак әчелек калдыгы өчен туры килүче әчелек бар: мәсәлән, SO42– — күкерт әчелеге калдыгы, Cl — тоз әчелеге калдыгы.

Күп әчелекләр тик эремәләрдә бар, мәсәлән күмер әчелеге, ләкин аның тозлары - карбонатлар билгеле.

Ләкин кайбер әчелекләр эремәләрдә булмый хәттә, туры килүче анионнар, мәсәлән фосфид-ион (P3–), әчелек калдыгы дип атап булмый.

Органик булмаган әчелекләр һәм аларның әчелек калдыклары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ӘчелекӘчелек атамасыӘчелек калдыгыТоз атамасы
H3BO3Ортобор әчелегеBO33-ортоборат
H2CO3Күмер әчелегеCO32-карбонат
H2SiO3Метакремний әчелегеSiO32-метасиликат
H4SiO4Ортокремний әчелегеSiO44-ортосиликат
HN3Азотсутуар әчелегеN3-азид
HNO2Азот әчелегеNO2-нитрит
HNO3Азот әчелегеNO3-нитрат
HPO3Метафосфор әчелегеPO3-метафосфат
H3PO4Ортофосфор әчелегеPO43-ортофосфат
H3PO2Фосфорноватик әчелекPO23-гипофосфит
H3PO3Фосфористик әчелекPO33-фосфит
HAsO3Метамышьяк әчелегеAsO3-метаарсенат
H3AsO4Мышьяк әчелегеAsO43-ортоарсенат
H2SКүкертсутуар әчелегеS2-сульфид
H2SO3Күкертчек әчелегеSO32-сульфит
H2SO4Күкерт әчелегеSO42-сульфат
H2Seселенсутуар әчелегеSe2-селенид
H2SeO3Селеник әчелекSeO32-селенит
H2SeO4Селен әчелегеSeO42-селенат
H2Teтеллурсутуар әчелегеTe2-теллурид
H2TeO3Теллуристик әчелекTeO32-теллурит
HFПлавик әчелекF-фторид
HClТоз әчелегеCl-хлорид
HClOХлорноватик әчелекClO-гипохлорит
HClO2Хлористик әчелекClO2-хлорит
HClO3Хлорноватик әчелекClO3-хлорат
HClO4Хлор әчелегеClO4-перхлорат
HBrБромсутуар әчелегеBr-бромид
HBrOБромноватик әчелекBrO-гипобромит
HBrO2Бромистик әчелекBrO2-бромит
HBrO3Бромноватик әчелекBrO3-бромат
HBrO4Бром әчелегеBrO4-пербромат
HIИодсутуар әчелегеI-иодид
HIOИодноватик әчелекIO-гипоиодит
HIO2Иодик әчелекIO2-иодит
HIO3Иодноватик әчелекIO3-иодат
HIO4Иод әчелегеIO4-периодат