Антиметаболитлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антиметаболитлар latin yazuında])
Антиметаболитлар
 Антиметаболитлар Викиҗыентыкта

Антиметаболитлар куллану җөйләнү үсешен тоткарлый, бу фильтрация хирургиясе нәтиҗәлеген арттыра ала. Шуңа карамастан, аларны җитди өзлегүләрне булдырмау өчен саклык белән кулланырга кирәк; антиметаболитлар уңышсыз трабекулэктомия мөмкинлеге очрагында гына кирәк.

1. Югары куркынычлык шартлары

• Неоваскуляр глаукома.

• Моңарчы уңышсыз трабекулэктомия һәм ясалма фильтрация җиһазлары.

• Икенчел глаукомалар (ялкынсыну, җәрәхәттән соң почмак рецессиясе һәм иридо-корнеаль эндотелиаль синдром).

2. Уртача куркынычлык шартлары

• Дәвамлы (3 елга кадәр) антиглаукоматоз препаратлар куллану (аеруча симпатомиметиклар).

• Моңарчы конъюнктивада катнашулар.

• Моңарчы катаракта экстракциясе.

3. Түбән куркынычлык шартлары

• Кара тәнле авырулар.

• 40 яшькә кадәр авырулар.

NB Катлауланмаган глаукомада антиметаболитларның түбән дозалары дәвамлы гипотензив йогынтыга ия, әмма куллану максатчалыгы мөгезкатлау эпителиопатиясе, хроник гипотония һәм тышкы фистула кебек мөмкин булган өзлегүләр белән чагыштырыла.

5-фторурацил[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

5-фторурацил фибробластлар пролиферациясен туктата, әмма аларның таралышы һәм миграциясенә каршылык күрсәтми. Ул уңышсызлык куркыныч шартлары белән өлкән яшьтәгеләрдә сайлау препараты санала. Препаратны куллануда ике алым бар.

1. Субконъюнктиваль инъекция 5 мг һәр көнне 5-7 көн дәвамында.

• Күзне аметокаин белән юешләтелгән мамыклы тампон белән өшетү.

• 0,5 мл 5-фторурацилны (50 мг/мл) инсулин шприцына җыялар.

• 27G инәсен 30G инәсенә алмаштыралар.

• Шприцтан һава куыкларын чыгаралар.

• 0,4 мл 5-фторурацилны шприцтан 0,1 мл гына калдырып чыгаралар.

• Шприц эчен субконъюнктиваль фильтрация өлкәсеннән 180°-та кертәләр.

• Һәр рефлюксны коры мамыклы тампон белән алып аталар яки юалар.

2. Хирургик алып бару

• Конъюнктива корамасын кисеп аералар.

• 4,5х4,5 мм целлюлоза болыты 50 мг/мл 5-фторурацил эремәсе белән сеңдерәләр.

• Болытны кисеп алынган тенон капсуласы корамасы астында фильтрация өлкәсендә конъюнктиваль кисем кырыйлары препарат белән элемтәгә кермәслек итеп урнаштыралар.

• Болытны 5 минуттан алалар.

• Конъюнктива һәм эписклера аралыгын тигезләнгән эремә белән ныклап юалар.

• Трабекулэктомия тәмам.

Митомицин С[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Митомицин С антиметаболитка караганда күбрәк дәрәҗәдә алкиллаштыручы препарат, ул ДНК репликациясен, митоз һәм аксым синтезын селектив туктата. Препарат фибробластлар пролиферациясен туктата, тамырлар үсеп керүен тоткарлый һәм 5-фторурацилдан көчлерәк йогынты ясый.

Оптималь тупланыш һәм йогынты вакыты билгеле түгел һәм 0,2—0,5 мг/мл арасында 1-5 минут дәвамында була ала. Түбән яки уртача куркынычлыкта түбән (0,2 мг/мл), ә югары куркынычлыкта — югары дозалар (0,4—0,5 мг/мл) куллану кирәк. Югары тупланыш һәм йогынты дәвамлыгы өзлегүләрнең югары куркынычлыгы белән бәйле. Операция барышында куллану техникасы 5-фторурацилдагы кебек, алгы камерага препаратны кертмәскә кирәк. Митомицин С-ны шулай ук болыт ярдәмендә операциядән соң чорда фильтрация мендәре өстенә салсаң була.

Өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Мөгезкатлау эпителие кимчелеге һәм операциядән соң җәрәхәттән бүлендек күбесенчә 5-фторурацил кулланганда барлыкка килә.

2. Кистоз юка тышчалы мендәрләр 5-фторурацил һәм митомицин С кулланганнан соң да ясала ала һәм хроник гипотония, соңлаган тышкы фильтрация һәм эндофтальмитка алшартлы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.