Аныклагыч

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аныклагыч latin yazuında])

Аныклагыч - җөмлә кисәге

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ияртүче кисәктән соң килеп, аңа аныклык кертә торган кисәк аныклагыч дип атала. Аныклагычлар җөмләдә төрле сүз төркемнәре белән бирелгән төрле кисәкләрнең мәгънәләрен төгәлләп, аныклап киләләр. Башка иярчен кисәкләр, төгәлләүле (ачыклаулы) мөнәсәбәткә нигезләнеп, җөмлә оештыруда икенче дәрәҗәдәге урынны тотсалар, аныклагычлар, аныклаулы мөнәсәбәткә нигезләнеп, ж;өмлә оештыруда өченче дәрәҗәдәге рольне уйныйлар.

60 нчы елларга кадәр аныклагычлар аерым кисәк буларак өйрәнелмиләр, аларны телчеләр күп очракта бөтенләй күрми үттеләр, яисә, кайсы кисәккә ияреп килүеннән чыгып, баш яки иярчен кисәкләрнең берсе итеп карадылар. Ә исем белән бирелгән аныклагычларны исә, аергычның бер төре итеп, өстәмә сүз термины астында тикшереп килделәр. Өстәмә сүз, үз чиратында, рус телендәге приложение белән тәңгәлләштерелде. Болай эшләү, һичшиксез, зур хата иде. Чөнки рус телендә булган приложениеләр татар телендә бөтенләй юк, алар безнең телдә шул ук аергыч белән биреләләр. Мәсәлән, рус телендәге девочки-подростки, разведчики-саперы, пароход „Чапаев", канал Москва-Волга, женщины-колхозницы, старик-шахтер, грузовик-полутаротонка, школа-интернат кебек тезмәләрдәге приложениеләр татар телендә гадәти аергычлар белән биреләләр: үсмер кызлар, сапер разведчиклар, „Чапаев" пароходы, Москва-Волга каналы, колхозчы хатын-кызлар, шахтер карт, бер ярым тонналы грузовик, интернат мәктәп. Ә инде плащ-палатка, инженер-механик, телефон-автомат кебек приложениеле тезмәләр татар теленә шул килеш күчерелгәндә, алардагы ике сүзнең икесе ике кисәк итеп түгел, бәлки икесе дә тулы килеш бер кисәк, бер лексик берәмлек итеп таныла. Мәсәлән: Безгә летчик-истребитель килде, үзе белән инженер-механикны да алган дигән җөмләдә истребитель һәм механик сүзләре үзләре генә аерым кисәк итеп каралмыйлар, бәлки летчик һәм инженер сүзләре белән бергә бер берәмлек итеп танылалар. Димәк, бу җөмләдә летчик-истребитель сүзе бер кисәк — ия, инженер-механик сүзе үзе бер кисәк — туры тәмамлык була. Шулай итеп татар телендә приложениегә туры килә торган кисәкләр юк. Ә элекке грамматикаларда Без, пионерлар, укуда алдынгы булырга тиешбез; Муса Җәлилне, Советлар Союзы Героен, искә алдык кебек мисалларда өстәмә сүз дип йөртелә торган пионерлар һәм Советлар Союзы Героен кисәкләре чынлыкта өстәмә сүз түгелләр, чын мәгънәсендә аныклагычлар булалар, рус телендә дә андый кисәкләр приложениегә түгел, бәлки уточнениегә кертеләләр. „Аныклагыч аерым бер кисәк була алмый, чөнки ул аныкланмыш белән бер үк сорауга жавап була, шулай булгач аның үзенә генә хас синтаксик функциясе юк“ дигән фикер дә бар. Болай раслау үзенең нигезе белән үк ялгыш. Ул аныклагычны аныкланмышка түгел, бәлки аныкланмыш ияргән кисәккә каратудан килеп чыккан. Мәсәлән: Без түбәннән, тормышның төбеннән, күтәрелдек. (Г. И.) дигән җөмләдә түбәннән һәм тормышның төбеннән кисәкләрен икесен дә күтәрелдек кисәгенә каратып, аларга шуннан чыгып сорау куйсак, алар икесе дә кайдан? соравына җавап бирергә һәм шуның өчен тиңдәш кисәкләр дип танылырга тиеш булырлар иде. Чынлыкта исә алар үзара тиңдәш түгелләр. Димәк, китерелгән мисалда аныклагыч та, аныкланмыш та бер үк сорауга җавап була дип әйтү ялгыш. Дөресе болай була: түбәннән кисәге турыдан-туры күтәрелдек кисәгенә буйсына һәм кайдан? соравына җавап була. Тормышның төбеннән кисәге исә, аныклагыч буларак, берьюлы ике кисәккә иярә: беренче чиратта аныкланмышка (ягъни түбәннән кисәгенә) һәм шуның аркылы — хәбәргә. Менә шуны истә тотып, тормышның төбеннән кисәгенә (аныклагычка) түбәннән кисәгеннән (аныкланмыштан) чыгып, ягъни кайдан?соравын куярга кирәк. Димәк, аныклагыч белә наныкланмыш икесе ике төрле сорауга җавап бирәләр, икесе ике төрле синтаксик функцияне үтиләр. Шулай булгач аныклагычның үзенә генә караган синтаксик функциясе бар һәм ул — җөмләнең аерым бер иярчен кисәге.

Рус телендә дә аныклагычка туры килә торган уточнение дигән кисәк җөмләнең аерым бер иярчен кисәге итеп карала һәм югары уку йортлары дәреслегенә аерым иярчен кисәк итеп кертелә дә (Кара: Е. М. Галкина-Федорук, К. Б. Горшкова, Н. М. Шанский, Современный русский язык. Синтаксис, Учпедгиз, 1958, § 51, 59 бит, § 74, 88—89 битләр, § 76, 92—93 битләр). Ләкин рус теленең мәктәп дәреслегендә уточнение аерым алынмаган, аларның күбесе приложение янында каралганнар. Кайберләре башка кисәкләргә өстәмә рәвешендә генә бирелгәннәр. Приложение кисәге булганда, аның янында охшаш кисәкләрне карау мәктәп дәреслеге өчен җитә дип таныла. Ләкин хикмәт тә шунда: татар телендә аныклагычка азмы-күпме охшаган өстәмә сүз (приложение) дигән кисәк юк. Шуңа күрә рус телендә аерыммы-түгелме, аңа карамыйча, татар телендә аныклагычны аерым алып карарга туры килә. Димәк, татар телендә аныклаулы мөнәсәбәткә кергән сүзләрнең иярүчесен аныклагыч дип аерым иярчен кисәк итеп алырга кирәк. Ул теләсә нинди сүз төркеме белән бирелгән теләсә нинди баш һәм иярчен кисәккә иярә. Аныклагыч алдыннан, аны аныкланмышка бәйләп, ягъни, икенче төрле әйткәндә, башкача, шул исәптән, бигрәк тә, аеруча яки мәсәлән сүзе килә яисә бу сүзләрнең берсен куеп карау мөмкинлеге була. Аныклагыч ягъни (икенче төрле әйткәндә, башкача, шул исәптән, шул җөмләдән, бигрәк тә, аеруча яки мәсәлән) сүзе белән килгән теләсә нинди сорауга җавап була: ягъни, кем? ягъни нишли? ягъни кайда? ягъни нинди? ягъни кемне? һ. б. ш.

Кайсы сүз төркеме белән бирелүенә карап, аныклагычны ике төргә бүләләр: фигыльләр һәм фигыльдән башка сүзләр белән бирелгән аныклагычлар.

ФИГЫЛЬДӘН БАШКА СҮЗЛӘР БЕЛӘН БИРЕЛГӘН АНЫКЛАГЫЧЛАР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гомуми төшенчә.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу төр аныклагычлар исемнәр, сыйфатлар, саннар, рәвешләр һәм алмашлыклар белән бирелгән кисәкләрне аныклыйлар. Алар фигыльләр белән бирелгән аныклагычларга караганда элегрәк тикшерелә башлаганнар, һәм шул вакытта ук инде аларга өстәмә сүз дигән исем бирелгән. Ләкин аларны аергычның бер төре дип карап ялгыш эшләгәннәр. Чөнки алар, күбрәк исем белән бирелгән кисәкләрне ачыклап килүләре белән аергычларга бераз якынлык күрсәтсәләр дә, алардан иң төп үзенчәлекләре белән бик нык аерылалар. Аергычлардан аермалы буларак, бу төр аныклагыч:

а) зат һәм күрсәтү алмашлыкларын аныклый;

б) үзе буйсынган кисәктән соң килә;

в) аныкланмыш белән бергә, бер уртак кисәккә карый, шуның аркасында, кагыйдә буларак, аныкланмыш белән ярашып килә, мәсәлән, Батырлар үлеме белән һәлак булган пулеметчы, энемә — Мәхмүтк ә. (Ә. Ф.) Ул безнең белән без булып —балалар булып сөйләшә. (М. Г.) Ләкин аныкланмышка аерым басым ясалмаганда, ул — аныклагыч белән ярашмаска да мөмкин. Мәсәлән: Петров, үзенең юлдашы Паларусовка (үзенең юлдашына — Паларусовка түгел) карап, урамның Иделгә чыга торган очына күрсәтте. (Г. И.) һәйкәл күк торадыр Ак аю, үз иле Котыпны күзәтеп. (Ә. Ф.) (Үз илен —Котыпны түгел) Димәк, аныкланмышка бәйләнү ягыннан караганда, аныклагыч ике төрле: аныкланмышка ярашкан аныклагыч һәм аныкланмышка ярашмаган аныклагыч була. Ярашкан аныклагыч — аерымланып, ярашмаганы аерымланмыйча килә.

Мәгънә ягыннан да беренче төр аныклагычлар ике төрле булалар: мәгънә күләме аныкланмыш мәгънәсе белән бер үк булган аныклагыч, мәгънә күләме аныкланмыш мәгънәсеннән таррак булган аныклагыч.

Мәгънә күләме аныкланмыш мәгънәсе белән бер үк булган аныклагыч.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мондый аныклагыч алдында ягъни, икенче төрле әйткәндә кебек сүзләр килә яки ул сүзләрне куеп карау мөмкинлеге була. Бу төр аныклагыч, аныкланмышка ярашмаска да, ярашырга да мөмкин.

1. Ярашмаган аныклагычларга мисаллар: Аяклы тарих Ярми карт та, килеп, бераз утырып китте. (Г. И.) Аның кайгысын уртаклашты да, сүзне өзмәстән, туры совет башлыгы Шәңгәрәйгә борылды. (Г. И.) Ул якларын инде аның аларның башлыклары Нәфисә үзе карый, үзе исәпләп чыгара. (Г. Б.) Комсомол егет Шәяхмәтнең әллә нинди шөбһәле каты сүз әйтүенә нык рәнҗүе — бабайның менә шул тамырларына килеп бәрелүдән булды. (Г. И.) Бәлки киявебез профессор белән миңа да Америкага китәргә туры килер. (К. Т.)

2. Ярашкан аныклагычларга мисаллар. Мин озаттым аны, сугышка, Йөрәгемнең сүнмәс кояшын. (ф\. Җ.) Шул арада, минем кайтканны ишетеп, күрше малайлар — борынгы дуслар да килделәр. (Г. И.) Укырга вакыт бик сирәк тисә дә, Садыйкта искедән калган бер дәрт — китап җыю дәрте бик тирән иде. (Г. И.) Аның алдында кешеләр икегә — дуска, д ошманга бүленәләр. (Г. И.) Бу вакыйга, ягъни (икенче төрле әйткәндә) минем мәктәпкә беренче баруым, хәтеремдә мәңге сакланыр. Чөнки мин үземнең кем белән, ягъни нинди званиеле кеше белән, сөйләшкәнемне белми идем. (Г. Гал.) Бармак белән каткан җирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый. (Г. Т.)

Мәгънә күләме аныкланмыш мәгънәсеннән таррак булган аныклагычлар.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу төр аныклагыч белән аныкланмыш һәрвакыт ярашкан булалар һәм алар арасындагы бәйләнеш тезүле бәйләнешкә дә шактый якын була, ләкин монда ияртүле бәйләнеш ныграк сиземләнә. Мәсәлән: Әйберләрне шул зур имән төбендә, күләгәдә, калдырдылар да текә ярдан, ава-егыла, зур кыенлык белән түбәнгә, Яман күл төбенә, Фәхринең гәүдәсе табылган җиргә, төштеләр. (Г. И.) Садыйктан, аның Садыйк каеннан, кечкенә генә хат бар. (Г. И.) Сугыш беткәч, мин партия тарафыннан Мәскәүгә, институтка, җибәрелдем. (М. М.) Казанда, Устьеда, иртәдән үк пароход пристаньнарында халык күплектән, ары-бире үтеп йөрерлек түгел иде. (Ш. М.)

Мондый аныклагычның аныкланмышка бәйләнешен ныгытып, мәсәлән, хәтта, бигрәк тә, шул исәптән, аеруча, шул җөмләдән кебек сүзләр дә киләләр. Мисаллар: Авыллар, бигрәк тә кара урман кебек ике тау арасында утырганнары, тагы бераз булса, бөтенләй кар астында калып югалыр мәртәбәгә якынлашканнар. (Г. И.) Ә кайберләре аларның, мәсәлән күмәче белән каймагы, иртәнге чәйгә үк өлгерергә тиеш. (Г. М.) Ул — сөйләүчеләрнең, аеруча председательнең, бер сүзен дә ычкындырмыйча ишетеп калырга тырыша иде. (А. Ш.) Быел бөтен мәктәп, шул исәптән 7 класс укучылары, тулы өлгереш бирделәр.

ФИГЫЛЬЛӘР БЕЛӘН БИРЕЛГӘН АНЫКЛАГЫЧЛАР[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу төр аныклагычларның үзәнчәлекләре.

Икенче төр аныклагычлар фигыльләр белән бирелгән кисәкләрне аныклыйлар, шулай ук аерым очракларда башка сүз төркеме белән бирелгән хәбәрләрне дә аныкларга мөмкиннәр. Мәсәлән: Моннан ике ел  син яхшы идең: эшчегә кул бирергә оялмый идең. (Н. О.) дигән мисалда икенче төр аныклагыч сыйфат белән бирелгән хәбәрне аныклый. Икенче төр аныклагычлар аныкланмыш белән ярашкан булалар һәм һәрвакыт аерымланалар. Болар, беренче төр аныклагычлар кебек үк, мәгънә ягыннан икегә бүленәләр.

1. Мәгънә күләме аныкланмыш мәгънәсе белән бер үк булып аңлашылган аныклагыч ягъни, икенче төрле әйткәндә кебек сүзләр белән килә яки анда ул сүзләрне кую мөмкинлеге була. Мәсәлән: Йөзе ап-ак, ак дигәндә дә әллә нинди үлем агы. (Г. И.) Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә. (Г. Т.) Кызлар өй эчендә озак манмадылар: бакчага чыктылар. (Ф. Ә.) Мин бер атуда ике куянны алмак булам: бияне дә сакларга, балык та тотарга. (Г. И.) Үзе буйсынган сүздән ерак торган хәл аерымлана, ягъни (икенче төрле әйткәндә) аерым интонация һәм пауза белән әйтелә.

2. Мәгънә күләме аныкланмыш мәгънәсеннән таррак булган аныклагыч мәсәлән, хәтта, аеруча, бигрәк тә, шул исәптән кебек сүзләр белән килә яки аныклагыч янына шул сүзләрнең берсен кую мөмкинлеге була. Мәсәлән: Җәйгә чыккач, буш вакытын гел шунда чокчынып үткәрде: бакчасын таштан арындырып, алмагачларның төбен кабартты, ботакларын кисте, су сипте... (И. Г.) Ул, үзенең кайгысын басар өчен, нәрсәләр генә эшләмәде, шул исәптән бик күп китап та укып чыкты. (С. Ә.) Аның ашыкмыйча гына, бигрәк тә хуҗаларча җентекләп, эшләгәне әллә кайдан сизелеп тора иде.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма,— Казан: Тат. кит. нәшр., 1984,—256 бит.