Арадаш увеит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арадаш увеит latin yazuında])
Арадаш увеит
Саклык белгечлеге офтальмология
NCI Thesaurus идентификаторы C35110[1]
 Арадаш увеит Викиҗыентыкта

Арадаш увеит — ялкынсыну башлыча пыяласыман җисемдә урнашкан әкренләп үсүче хроник кабатланучы чир. Әлеге халәт идиопатияле яки системалы чир белән бәйле була ала (алга таба кара). Циклит арадаш увеитның бер формасы була, бу халәттә «карлы көртләр» яки «карлы лачаулар» дип аталган әйберләр барлыкка килә һәм бу ешрак балаларда очрый. Башка формалар күбесенчә өлкәнрәк яшьтә (25-35 яшь) үсеш ала, бу системалы чир белән үзара бәйләнешне чагылдыра. 10 яшькә кадәр чир барлыкка килсә, барышы өлкәнрәк яшькә караганда гадәттә һөҗүмчән һәм авыр. Арадаш увеит барлык увеит очракларының якынча 15% һәм балалар увеитының 20% тәшкил итә. Ачыклау күбесенчә клиник күренешкә нигезләнә, ә өстәмә тикшеренүләрне системалы чирләрне төшереп калдырырга, аеруча өлкән яшьтәгеләрдә туры килгән клиник билгеләр булганда үткәрәләр. NB Чирнең төгәл барлыкка килү вакытын билгеләү авыр, чөнки увеит озак вакыт симптомсыз бара ала.

Симптомнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чир әкренләп күрү томанлану һәм йөзеп йөрүче томанланулар белән билгеләнә һәм гадәттә бер яктан башлана. Бу очракта зарарлану гадәттә ике яклы һәм еш тәңгәл түгел, шуңа күрә икенче күзне җентекләп караганда гына челтәркатлауның перифериясендә минималь какшаулар ачыклап була — тамырлар тирәли муфталар яки пыяласыман җисемнең урынлы тыгызланулары.

Билгеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Алгы увеит

• Циклитта алгы увеит гадәттә эндотелийда бераз таралган преципитатлар белән аз чагыла. Кайвакыт преципитатлар мөгезкатлауның аскы өлешендә сызыксыман була һәм эпителийның шешү белән бара ала (эндотелиопатия).

• Арадаш увеитның башка формаларында алгы увеит чагыла ала, аеруча таркау склероз, саркоидоз һәм Лайм чире белән авыруларда.

2. Пыяласыман җисем

• Барлык очракларда пыяласыман җисемдә күзәнәкләр була, күбесенчә алгы бүлекләрендә (рәс. 14.12а).

• Пыяласыман җисем тыгызланулары(рәс. 14.12б).

• «Карлы лачаулар» башлыча аскы бүлекләрдә урнаша (рәс. 14.12в).

3. Арткы бүлек

• Аеруча таркау склероз белән авыруларда челтәркатлауның перифериясендә перифлебит һәм тамырлар тирәли муфталар иң еш билгеләре санала (рәс. 14.13а).

• «Карлы көртләр» дип челтәркатлау өслегендә соргылт-ак фиброваскуляр төерчәләрне атыйлар, алар барлык квадрантларга тарала ала, ләкин ешрак аста урнаша (рәс. 14.13б).

• Тамырлану «карлы көртләр» (рәс. 14.13в) яки күрү нервы тәлинкәсе өслегендә барлыкка килә ала; соңгы очракта тамырлану гадәттә ялкынсынулы активлык туктаганда бетә.

• Яшь авыруларда чагылмаган КНД шешүе була ала.

Барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• Кайбер авыруларда уңайлы барыш белән берничә ел дәвамында бетү билгелиләр һәм дәвалау кирәкми.

• Калган авыруларда барыш авыррак һәм кабатланучы кире кабынулар белән дәвамлы, алар вакыт белән күбрәк чагыла башлый. Еш «карлы көртләр» белән кистоз макуляр шешү һәм күрү начарлану күзәтәләр.

• Системалы чиргә бәйле арадаш увеит төп чир авырлыгына карап бара.

• Ялкынсынулы барыш 15 елга кадәр сузыла ала һәм күрү саклану макуляр өлкә халәтенә бәйле. 4 елга кадәр күзәткәндә 75% диярлек авыруларда күрү үткенлеге 6/12 яки югарырак саклана.

Өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• КМШ 30% авыруларда үсеш ала һәм күрү начарлануның төп сәбәбе санала.

• Сирәк түгел макуляр эпиретиналь мембрана ясала.

• Катаракта һәм глаукома сузылган ялкынсынулы барыш белән күзләрдә үсеш алырга мөмкин, аеруча кортикостероидлар белән дәвамлы терапиядә.

• Периферияле вазопролифератив шеш сирәк өзлегү санала.

• Челтәркатлау кубарылу сирәк үсеш ала гадәттә азган очракларда. Кубарылу тракцион (рәс. 14.13в), регматоген һәм кайвакыт экссудатив була ала. Шулай ук ретиношизис мөмкин.

• Пыяласыман җисемгә яңа ясалган тамырлардан «карлы көртләр» яки КНД кан саву.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Медикаментоз терапия. Терапия башлау өчен иң еш нигез КМШ нәтиҗәсендә күрү начарлану санала. Дәвалауны арткы субтенон аралыкка триамцинолон кертү белән башлыйлар. Йогынты җитәрлек булмаганда стероидларны системалы билгеләү яки иммуносупрессив препаратларны куллану мөмкин. Таркау склероз белән бәйле арадаш увеитны дәвалаганда В-интерферон нәтиҗәле.

2. Витрэктомия КМШ һәм шулай ук гомумән ялкынсынулы барышка карата нәтиҗәле була ала, шуңа аны системалы стероидлар нәтиҗәле булмаганда КМШ идарәсе чарасы буларак һәм иммуносупрессорлар билгеләгәнче үткәрсәң була. Витрэктомиягә башка дәлилләр челтәркатлауның тракцион кубарылуы, пыяласыман җисемнең чагылган томанланулары, суырылмаган гемофтальм һәм эпиретиналь мембрана санала.

3. Хәзерге вакытта криотерапияне сирәк кулланалар, ләкин аны телеангиэктазияләр яки вазопролифератив шеш белән бәйле челтәркатлауның периферияле экссудатив кубарылуында кулланырга була.

4. Челтәркатлау перифериясенең лазерлы коагуляциясе пыяласыман җисем нигезе өлкәсендә тамырлану булганда күрсәтелә.

Катнаш системалы чирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Таркау склерозда арадаш увеит демиелинизацияле барышны ачыклау алдыннан яки соңрак үсеш алырга мөмкин. Таркау склерозны гомернең 3-5 дистәсендәге хатын-кызларда уйларга кирәк, аеруча HLA-DR15 (HLA-DR2 аллельнең асклассы) антиген булганда.

NB Увеитта башка бергә булган неврологик какшаулар сәбәбенә Фогт-Коянаги-Һарада синдромы, саркоидоз, Бехчет синдромы, БИДС, ҮНС беренчел лимфомасы, герпес-вируслы инфекцияләр, сифилис, арткы кискен мультифокаль плакоидлы тутлы эпителиопатия һәм и Уиппл чире керә.

2. Саркоидоз чагыштырмача сирәк арадаш увеит белән бергә була, ул системалы чирнең клиник күренеше алдыннан яки соңрак үсеш алырга мөмкин. Гранулематоз алгы увеит булганда саркоидоз турында шикләнергә кирәк.

3. Лайм чире белән бәйле арадаш увеитта еш авыр алгы увеит үсеш ала. Анамнезда эндемияле өлкәләрдә булу һәм талпаннар тешләү диагнозга күрсәтә, ул серология буенча раслана.

4. HTLV-1 инфекциясендә (кешенең Т-лимфома вирусы) арадаш увеитка чагылган перифлебит хас, ә КМШ сирәк үсеш ала.

Дифференциаль диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбәндәге хроник халәтләр арадаш увеит күренешен хәтерләткән витреит яки челтәркатлауның периферия үзгәрешләренә китерә ала.

1. Увеитта Фукс синдромы гадәттә берьяклы, пыяласыман җисемдә чагылган ялкынсыну белән бергә бара ала, ләкин КМШ'сез бара һәм алгы бүлектә үзенчәлекле үзгәрешләр белән билгеләнә.

2. Беренчел күз эчендәге лимфома шулай ук витреит белән билгеләнә ала, ләкин инфильтрация бу очракта бертөрлерәк, ә «карлы лачаулар» юк.

3. Периферияле токсокароз гранулема «кар көртләрен» хәтерләтә һәм аз чагылган витреит белән бара ала, ләкин берьяклы гына була.

4. Башка халәтләр

• Амилоидоз васкулит һәм КМШ булмыйча витреитка китерә ала.

• Уиппл чире витреит белән бергә була ала, ләкин «карлы лачаулар» ясалусыз.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.