Арткы кератоконус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арткы кератоконус latin yazuında])

Арткы кератоконус — сирәк, очраклы, бер яклы, мөгезкатлауның арткы өслегендә кәкрелегенең көчәймәүче артуы (рәс. 3.21). Алгы өслеге сәламәт, ә күрү үткенлеге кимүе мөгезкатлау һәм сулы сыекчаның сындыру күрсәткечләре охшашлыгы өчен килеп чыга. Арткы кератоконусның ике төре бар.

1. Таралган, бу очракта мөгезкатлауның бөтен арткы өслегенең кәкрелеге арта.

2. Чикләнгән, мөгезкатлауның арткы өслегендә урынлы параүзәктәге яки үзәктәге уемты белән сыйфатлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел