Арыслан бөҗәкләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Арыслан бөҗәкләр latin yazuında])
Арыслан бөҗәкләр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Myrmeleontidae Латрейль, Пьер Андре, 1802[1]
Таксономик ранг гаилә[1]
Югарырак таксон Сетчатокрылые[d]
Таксонның халык атамасы Mierenleeuwen[2] һәм maurløver
Башлану вакыты 122000 тысячелетие до н. э.
 Арыслан бөҗәкләр Викиҗыентыкта

Арысла́н бөҗәклә́р (Myrmeleontidae) — челтәрканатлылар отрядыннан бөҗәкләр гаиләлеге. Зур гәүдәлеләр, тышкы яктан энә каракларын хәтерләтәләр. 2 меңгә якын төре билгеле, Русиядә - 10. Татарстанда арыслан бөҗәк (Myermeleon formicarius) гадәти төр санала. Гәүдә озынлыгы 18-30 мм, мыеклары чукмарсыман, башыннан һәм күкрәгеннән кыскарак; куе соры төстә; корсагы озын, нәзек; канатлары сузынкы, төбенә таба тарайган, куе җепселле, җәелгәндә 56-70мм, алдагы канатлары коңгырт, башы һәм күкрәкләре саргылт тимгелле; аяклары саргылт-көрән төстә. Җәенке, кыска личинкаларының авыз өлеше озын, алга чыгып тора; җир өстендә яки комда корбаннарын аулау өчен конуссыман чокыр казыйлар. Җир өстендәге төрле бөҗәкләр (аерым алганда, кырмыскалар) бүрәнкә сөзәклегенә эләгеп, ком бөртеге ташкыны белән бергә аска тәгәри һәм аларның җиңел табышына әверелә. Арыслан бөҗәк ачык, яхшы җылына торган урыннарда, нарат урманы буйларында, урман юллары, елга ярлары буенда ком ишелмәләрендә яши. Кич һәм төнлә оча. Республикада һәркайда очрый, хәзер сирәгәя, саны кими бара. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. Nederlands Soortenregister