Ацинус

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

·      Һәрбер чик бронхиола ике сулыш бронхиоласына (bronchioli respiratorii) бүленә. Аларның тышчасы тоташтыргыч тукымадан һәм аерым шома миоцит бәйләменнән тора. Лайла кубик эпителий белән җәелгән. Иң мөһим сулыш бронхиола аермасы булып бер-берсе арасында берникадәр аралыкта урнашкан тышчаның капчыксыман бүлтәюе була, алар үпкә альвеолалары (alveoli pulmonis) дип атала. Димәк, сулыш бронхиола тышчасында беренче  альвеолалар барлыкка килә, ягъни әлеге  дәрәҗәдә генә үпкә «сулый» башлый, чөнки монда һаваны үткәрү белән бергә аз гына күләме буенча һава белән кан арасында газ алмашыну башкарыла. 

·      Сулыш бронхиолалар ахырында кечкенә киңәйтү бар – бусага. Һәрбер бусагадан өчтән алып унҗидегә кадәр (18 ешрак) альвеоляр юл (ductuli alveolares) чыга, алар сулыш бронхиаладан киңрәк. Альвеоляр юллар үз чиратында бердән алып ундүрт тапкыр бүленә ала. Юл тышчасы альвеоладан (80 кадәр бер юлда) тора. Альвеоляр юллар альвеоляр капчыклар (sacculi alveolares) белән тәмамалана, аларның тышчасы шулай ук үпкә альвеоласыннан тора.

·      Чик бронхиолалардан китүче сулыш бронхиолалары, шулай ук альвеоляр юллар, альвеоляр капчыклар һәм үпкә альвеолалары тыгыз капилляр челтәр белән чолганып, альвеоляр агач (arbor alveolaris), яки үпкә ацинусы (acinus pulmonis) ясый, алар үпкәнең сулыш паренхимасын төзи. Ацинус (тәлгәш) үпкәнең функциональ-төзелеш берәмлеге булып тора.

·      Ацинуслар саны һәрбер үпкәдә 800 меңгә кадәр җитә. Алар тыныч тын алганда 30-40 м2  майданлы сулыш өслеге ясый. Тирән тын алганда әлеге майдан 80-100 м2 кадәр җитә. Бер тыныч тын алганда кеше 500 см3 һава сулый. 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.