Аю урманында (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аю урманында (уен) latin yazuında])
Аю урманында

уйнаучы татар баласы
Таралышы

татар халкы арасында

Килеп чыгышы

халык

Уенчылар саны

чикләнмәгән

Уйнаучылар яше

чикләнмәгән

Уйнау озынлыгы

чикләнмәгән

Активлык

югары

Үрнәк: КарауБәхәсҮзгәртү

Аю урманындататар халык уены, йөгереклек һәм җитезлек сәләтен үстерүгә ярдәм итүче уен.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданчыкның бер очына сызык сызып куела. Бу «урман чите» була. Сызыктан 2—3 адым арырак аю торган урын билгеләнә. Мәйданчыкның каршы ягына «балалар өе» сызып куела.

Бер бала «аю» итеп билгеләнә. Калган уйнаучылар үзләренең өйләрендә урнашалар.

Тәрбияче: «Урманга барабыз»,— ди. Балалар гөмбә, җиләк җыйган сыман, бер бөгелеп, бер тураеп, урманга киләләр һәм әйтәләр:

Аю бабай урманында

Җиләк, гөмбәләр җыям.

Аю өнендә утыра,

Безгә карап үкерә.

Аю бу вакытта үз урынында утырырга тиеш. Балалар «үкерә» дигән сүзне әйтүгә, аю, үкереп, урыныннан тора, ә балалар өйгә йөгерәләр. Аю аларны тотарга (әбәкләргә) тырыша. Тотылган баланы аю үз өненә алып китә. Балалар яңадан җиләк һәм гөмбә җыя башлыйлар. Аю 2—3 уйнаучыны тоткач, яңа аю сайлана, һәм уен яңадан кабатлана. Шулай итеп уен дәвам итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры: Югары уку йор йортлары өчен д-лек. – Казан: Мәгариф, 2008. – 359 б.
  • Сәйфулина Ф.С., Җамалиева Л.Ф. Татар халык авыз иҗаты: уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: Отечество, 2013. – 226 б.
  • Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф. 2005. – 383 б.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. - Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]