Бабасырлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бабасырлар latin yazuında])
Файл:Evermicularis.jpg

Бабасырла́р (Enterobius) - йомры паразит суалчаннар ыругы. Гәүдәсе орчыксыман, ак төстә. Ана затларның озынлыгы - 12 мм, ата затларныкы 5 мм га җитә. Кеше һәм приматлар эчәгесе паразиты. 20 төре билгеле. Русиядә, шулай ук Татарстанда бер төре - балалар бабасыры (E. vermicularis) киң таралган. Үсеше арадаштан хуҗалардан башка үтә. Ана зат 5 тән алып 17 меңгә кадәр йомырка (озынлыгы якынча 0,05 мм) сала, алар 4-6 сәгать эчендә җитлегәләр. Тышкы мохиттә 3 атнага якын яшәргә сәләтле. Кеше инвазион йомыркалар йотып зарарлана; нечкә эчәктә тишелеп чыккан личинкалар юан эчәк башланган урынга күчәләр һәм 2 атнадан соң җенси яктан җитлегәләр. Җитлеккән ана затлар арт юлдан чыга һәм аның тирәли йомырка салып калдырып үлә. Бабасырлар 1 айдан артык яшәми, энтеробиоз авыруын китереп чыгара. Тормыш циклының гадилеге, зарарлануның һәм кешенең кабат үз-үзен зарарлауның җиңеллеге аркасында авыру озакка сузыла һәм хроник төс ала.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]