Куба гимны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Куба гимны latin yazuında])
(Байамо җыры битеннән юнәлтелде)

Оркестр башкаруында, кыскартылган вариант

Педро Фигередо
Байамо шәһәрендә куелган истәлекле тактада Куба гимнын 1868 елның 8 ноябрендә тәүге кат җырлаган хатын-кызларның һәм хор җитәкчесенең исемнәре язылган. Канделария Фигередо — иң өстәгесе

Социалистик Куба Җөмһүрияте милли һәм дәүләт гимнының ике атамасы кулланышка кергән: La Bayamesa (“Байамо җыры”) һәм El Himno de Bayamo (“Байамо гимны”). Әлеге хәрби маршның сүзләрен дә, көен дә бер үк кеше язган — Педро Фигередо (Pedro Figueredo).

Гимнның тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Педро Фигередо — Куба тарихында әдәби әсәр һәм музыка иҗат итүче рәвешендә генә түгел, ә Ватан азатлыгы өчен көрәшкән һәм шәһит киткән сәргаскәр буларак та танылган шәхес. Фигередо 1868 елда Кубаның Гранма провинциясе Байамо шәһәре янында испан гаскәрләренә каршы җиңүле бәрелешне җитәкләгән. Колонизаторлар соңрак “мамбичылар” (mambises) дип кушамат биргән азатлык хәрәкәте сугышчыларының беренче уңышы Фигередоны үзенең 1867 елда язылган маршына сүзләр иҗат итүгә рухландырган. Бу әсәр 1868-1898 елларда кубалыларның “Кораллы Җөмһүрият” (República en Armas) дип аталган беренче дәүләтчелегендә милли гимн буларак кулланылган. Ә 1902 елда исә — испан коллыгыннан котылып, АКШ баскынчыларын да илдән куып чыгаргач — “Байамо җыры” Куба Җөмһүриятенең дәүләт гимнына әверелгән.
Куба халкының азатлык өчен 34 елга сузылган көрәшенең беренче, Фигередо гомеренә туры килгән өлеше “Унъеллык сугыш” (Guerra de los Diez Años) дип атала, ул 1868-1878 елларда барган һәм баш күтәрүчеләрнең җиңелүе белән тәмамланган. Бүгенге Куба гимнын иҗат иткән сәргаскәр-әдипкә дә үз Ватанының бәйсезлек яулаган көнен күрергә насыйп булмаган. Испанлылар аны 1870 елда ук кулга төшергәннәр һәм җәзалап үтергәннәр. Бер тарихи вакыйга гына аның күз алдында узган: 1868 елның 8 ноябрендә 12 хатын-кыздан торган хор, Байамо шәһәренең Үзәк мәйданында (Parque Central) Кубаның бүгенге гимнын ватандашларына тәүге кат җырлап күрсәткән. Җырчылар арасында Фигередоның ике кызы да булган, шуларның берсе, Канделария исемлесе, 1868 елдагы бәрелешләрдә байрак йөртүче буларак катнашкан.
Фигередо әсәре башта 6 дүртьюллыктан торган, аны үзгәрешле кушымталы 3 куплетлык җыр дип тә күзаллап була. Кайбер аудиоязмаларда кушымтасы ике мәртәбә кабатлана. Бүгенге Кубаның гимнында “Байамо җыры”ның беренче 8 юлы гына рәсмиләштерелгән, калган куплетлары “кыскартылган”. Соңгыларында испан колонизаторларына карата нәфрәт уятучы юллар да бар, мәсәлән: No temáis los feroces Iberos, son cobardes cual todo tirano. Тәрҗемәсе: “Тупас ибериялеләрдән курыкмагыз — һәр залим кебек, алар үзләре куркаклар”. Латин Америкасының XIX гасырда бәйсезлек яулаган илләре өчен гадәти күренеш бу: вакыт үтү белән элеккеге изүчеләргә карата дошманлык хисләре дә сүрелә башлый.

Гимнның рәсми өлеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хор башкаруында, 1940 нчы елларда язылган

Испан телендә Тәрҗемәсе
Al combate corred bayameses

que la Patria os contempla orgullosa,

no temáis una muerte gloriosa

que morir por la Patria es vivir.

En cadenas vivir es morir,

en afrenta y oprobio sumidos,          

¡del clarín escuchad el sonido

¡¡a las armas valientes!!, corred!

En cadenas vivir es morir,

en afrenta y oprobio sumidos,          

¡del clarín escuchad el sonido

¡¡a las armas valientes!!, corred!

Байамолылар, алга, көрәшкә —

Горур Ватаннан сезгә гозер.

Данлы үлем — юл үлемсезлеккә,

Шәһит китү — тагын бер гомер.

Богауда яшәү — үлемнән хәтәр,

Хурлыклы бер җан асрау бары.

Быргы авазы сугышка әйдәр,

Алга, Ватан каһарманнары!

Богауда яшәү — үлемнән хәтәр,

Хурлыклы бер җан асрау бары.

Быргы авазы сугышка әйдәр,

Алга, Ватан каһарманнары!

Гамәлдән чыгарылган юллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2. No temáis los feroces Iberos
son cobardes cual todo tirano
no resisten al bravo Cubano
para siempre su imperio cayó.
¡Cuba libre! ya España murió
su poder y su orgullo ¿dó es ido?
¡del clarín escuchad el sonido
¡¡a las armas valientes!!, corred!

3. Contemplad nuestras huestes triunfantes
comtempladlos a ellos caídos,
por cobardes huyeron vencidos:
por valientes sabemos triunfar.
¡Cuba libre! podemos gritar
del cañón al terrible estampido,
¡del clarín escuchad el sonido
¡¡a las armas valientes!!, corred!