Баксей Чамкронг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баксей Чамкронг latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Баксей Чамкронг
Баксей гыйбадәтханәсе тавы
Баксей гыйбадәтханәсе тавы
Баксей гыйбадәтханәсе тавы
Ил [[Камбоджа]]
Төбәк / район Камбоджа, Сием Реап провинциясе
Дин Һинд дине
Кайсы дини агымга карый Шиваизм
Төзелеш еллары ???—968 ел

Баксей Чамкронг (Калып:Кхмер телендә:ប្រាសាទបក្សីចាំក្រុង) ул Камбоджада Сием Реапта Ангкор комплексында урнашкан Һинд дине гыйбадәтханәсе. Ул Ходай Шивага багышланган һәм анда аның алтын поты бар. Гыйбадәтханәне Ангкор Тһомга көньяк капкага кергәндә сул якта күренергә мөмкин. Ул Ясоварман I-га аның улы Патша Харшаварман I тарафыннан багышланган булган.[1]:114[2]:70,75 Гыйбадәтханә Раджендраварман II (944-968) тарафыннан тәмамланган булган.[3]

Атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баксей Чамкронгын атамасының мәгънәсе "Канатлары астында качырта торган кош" һәм ул риваятьтән килә. Ул риваятьтә патша Ангкор камалышта булганда чыкмакчы булган һәм гаять зур кош чыгып аны канатлары астында саклап калган.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу гыйбадәтханә кирпеч һәм латерит кебек озак чыдый торган материал һәм комташ бизәлешле беренче гыйбадәтханәләрнең берсе булып тора. Башта көнчыгыш якта таш гопура белән пирамида белән уратылган кирпеч корылма хәзер бөтенләй юк диярлек хәлдә. Гыйбадәтханәнең стуккосының күбесе беткән. Төп комташ тоташтыргычлар өч башлы филе Айраватада торучы матур Индра кисеп ясалган сурәте белән бизәлгән. Һәйкәлнең стилен дәвам итеп Индраның һәр ягыннан гирляндалар эманацияли. Ишек юлының һәр ягында язма бар, анда тәфсилләп һәм дан белән Джаяварман II-дән башлап иртә Кхмер патшалары турында сөйләнә, шулай ук иртәрәк риваять патшалар турында да сөйләнә, дәүләтнең бабасы Камбуны да кертеп.[4]

Пирамиданың үлчәмнәре нигезендә 27 метр һәм өстендә 15 метр һәм тулаем биеклеге 13 метр. Төп нокталарда өскә дүрт баскыч алып бара. Комташ нигездә сигез метр квадрат кирпеч изге манара бар, ул көнчыгышта ачык һәм башка якларында гади сукыр ишекләре бар.

Камбоджада, Сием Реапта, Баксей Чамкронгта һәр якта хартумын әйләндерүче Ганеша.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Coedès, George (1968). Walter F. Vella. ed. The Indianized States of Southeast Asia. trans.Susan Brown Cowing. University of Hawaii Press. ISBN 978-0-8248-0368-1. 
  2. Higham, C., 2001, The Civilization of Angkor, London: Weidenfeld & Nicolson, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9781842125847]]
  3. The temple complex of Angkor Baksei Chamkrong. CambodianOnline.Net. әлеге чыганактан 13 October 2008 архивланды. October 13, 2008 тикшерелгән.
  4. Ancient Angkor guide book by Michael Freeman and Claude Jacques, p.72, published in 2003.