Баксы сарыны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баксы сарыны latin yazuında])

Баксы сарыны, шулай ук шаман ырымы (каз. Бақсы сарыны) — борынгы казакъ йола шигърияты жанры, сихри көчкә ия импровизацияләнгән җыр. Баксы (татар телендә "багучы" сүзе белән чагыштырып була) сарыны камлау (биюне, шөлдерле барабанга кагуны, әйләнә-тирә кешеләргә гипнотик йогынтысы кергән шаман үзен экстатик халәткә керткән ритуал) вакытында башкарылган. Шаманлык культы хезмәткәренең чит дөнья рухлары белән аралашуда нигезләнгән булган. Догадан чит дөнья көчләренә йогынты, аларны теләнгән гамәлләргә этәрү белән аерылып тора. Шаманнар нигездә кешеләргә, хайваннарга, табигать күренешләренә һәм шулай ук рухларга һәм Илаһларга йогынты ясап авыруларны дәвалау белән мәшгуль булган. Казакъларда шаманлыкны фәнни өйрәнүне Чокан Вәлиханов «Кыргызларда шаманлык эзләре», «Тенгри» («Илаһ») һ.б. мәкаләләрдә башлаган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Қазақстан»: Ұлттық энцклопедия / Бас редактор Ә. Нысанбаев – Алматы «Қазақ энциклопедиясы» Бас редакциясы, 1998 ISBN 5-89800-123-9, II том.
  • Қазақ әдебиеті. Энциклопедиялық анықтамалық. — Алматы: «Аруна Ltd.» ЖШС, 2010 жыл.ISBN 9965-26-096-6