Бактериаль эндофтальмит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бактериаль эндофтальмит latin yazuında])

Эндофтальмит калган чит җисем белән үтәли җәрәхәтләрнең 8% очрагында үсеш ала.

1.    Куркынычлык шартлары. Кичектерелгән беренчел эшкәртү, күз эченнән алынмаган чит җисем, урнашуы һәм зарарлану күләме. Клиник билгеләре операциядән соң кискен эндофтальмит белән охшаш.

2.    Тудыргычлар. 90% очракта — Staphylococcus spp. һәм Bacillus spp.

Алып бару алымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.   Кисәтү

• Ципрофлоксацин 750 мг 2 тапкыр көнгә күз алманың ачык җәрәхәтләрендә билгелиләр.

•     Чит җисемне кыска вакыт эчендә алу.

•     Витрэктомия сораган ялкынсыну үсешенең югары куркынычлыгы булганда антибиотикларны интравитреаль кертү (мәсәлән, авыл-хуҗалыгы җәрәхәтләрендә).

2.     Алынган чит җисемнән юдыруларны тикшерү .

3.    Билгеләнгән очракларда дәвалау кискен бактериаль эндофтальмитта кебек (12 нче бүлекне кара).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.