Балалар блефарокератоконъюнктивиты
Балалар блефарокератоконъюнктивиты — авыр ачыклана торган чир, аеруча Азия һәм урта-көнчыгыш өлкәсендә яшәүче популяцияләрдә авыр бара.
1. Гадәттә 6 яшьтә кабат кызару һәм күз ярсытуы өчен фотофобиягә китереп, балаларның өзлексез күз ышку теләге эпизодлары белән билгеләнә (рәс. 4. 45 a). Еш ялгыш күзнең аллергик чире дип ачыклана.
2. Билгеләре
• Хроник алгы яки арткы блефарит, алар рецидивлы арпалар һәм мейбомий бизләре кисталары белән бергә була ала.
• Конъюнктива үзгәрүләренә таралган кызару, бульбар фликтеналар һәм папилляр яки фолликуляр гипертрофия керә.
• Мөгезкатлау үзгәрүләренә өске нокталы кератопатия, кырый кератиты, периферик тамырлану (рәс. 4. 45б) һәм субэпителиаль томанлану керә.
3. Дәвалау
• Кабаклар гигиенасы һәм кичкә антибактериаль май.
• Урынлы кечкенә дозада стероидлар (0,1% преднизолон яки 0,1% фторметолон) куллану.
Эчкә эритромицинлы ширбәт 125 мг/тәү 4-6 атна дәвамында.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел