Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыяте (1909-17)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыяте (1909-17) latin yazuında])
Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыяте
Нигезләнү датасы 1909
Дәүләт  Россия империясе
Штаб-фатирының урнашуы Казан, Россия

Балалар үлеменә каршы көрәш җәмгыяте (1909-17) — балалар үлеме сәбәпләрен һәм дәрәҗәсен өйрәнү, аңа каршы көрәш чараларын оештыру өчен Казан табиблары тарафыннан оештырылган хәйрия оешмасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Русиядә XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында, прогрессив җәмәгать эшлеклеләренең, башлыча табибларның ирекле берләшмәләре. Бу җәмгыять әгъзалары фабрика эшчәннәре балалары өчен попечительлек советы һәм күкрәк балаларын сөт белән тәэмин итү пунктлары ("Сөт тамчылары") ача, санитария-гигиена әдәбиятын бастыруны оештыра һәм тарата. Русиядә шушындый беренче оешма Екатеринбургта оештырыла.[1]

Хәйриә оешмасы Казанда 1909—1917 елларда эшли. Хәйрия оешмасы балалар азыгын тарату, балалар приютларына ярдәм күрсәтү кебек акциялар оештыра. Эшчәнлек чорында җәмгыять балалар инфекциясен профилактикалау, аналар өчен консультацияләр буенча популяр брошюралар бастырып чыгара. Җәмгыятьтә В. К. Меньшиков, Е. М. Ленский һәм башкалар эшләде.

Шулай итеп, Казанның фәнни җәмгыятьләре XIX-XX гасыр медицинасы үсешенә зур өлеш керттеләр һәм Казан медицина мәктәпләре үсешенә ярдәм итте. Казан Император Университетының медицина факультеты, Казан дәүләт медицина институты һәм Казан дәүләт медицина университеты Казанда медицина фәнни җәмгыятьләрен булдыруда һәм үстерүдә зур роль уйнады.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Общество борьбы с детской смертностью (1909—1917). Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. — 703 с., илл. ISBN 0-9530650-3-0