Балкараклар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Балкараклар latin yazuında])

Балкаракла́р (Sphingidae) - төнге күбәләкләр семьялыгы. Дөнья фаунасында - 1200 ләп, Татарстанда 20 төре бар.

Киң күкрәкле, юан корсаклы, алгы канатлары озынча һәм тар, арт канатлары кыска, орчыксыман гәүдәсе белән аерылып тора. Бер урында канатларын тиз җилпеп торып, чәчәккә кунмыйча гына нектар суырырга җайлашканнар. Тәңкәканатлылар арасында иң тиз очучылардан санала, тизлекне 60 км/сәг кә кадәр җиткерә алалар. Эңгер-меңгердә һәм төнлә активлар, кайбер төрләре көндез дә актив. Күбәләк кортының арткы өлешендә каты мөгезе бар. Балкараклар республиканың барлык территориясендә очрый. Бигрәк тә нарат балкараклар күп. Бу - канатларының ян-якларында нечкә ак кайма һәм аксыл соры сурәт төшкән, соры төстәге зур күбәләк. Июнь-июль айларында оча. Кортлары нарат агачында үсә. Зелпе төклетурасы - көндез очучы балкаракларның бер төре. Уртача зурлыкта. Әле яңа гына күбәләккә әверелгәненең канатларында кара тәңкәләр була, ләкин беренче очыштан соң алар коела һәм канатлары кара каймалы үтә күренмәлегә әверелә. Гәүдәсе сары, карасу төстәге сызыклар бар. Тышкы кыяфәте белән әлеге күбәләк төклетураны хәтерләтә. Күбәләк корты зелпедә үсә. Юкә балкараклары, тирәк балкараклары, йогырт балкараклары - еш очрый торган төрләре.

«Үле баш» исемле балкараклар, сирень балкараклары һәм күзләч балкараклар ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]