Басклар Иле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Басклар Иле latin yazuında])
Басклар Иле
баск. Euskal Herria
баск. Euskadi
исп. País Vasco
исп. Euskadi
Байрак[d]Илтамга[d]
Сурәт
Рәсми исем Euskal Autonomia Erkidegoa (Euskadi) һәм País Vasco
Демоним Bascach, vasco, vasca, Basko һәм basco
Рәсми тел испан теле һәм баск теле
Гимн Гимн Страны Басков[d] һәм Gernikako Arbola[d]
Дәүләт  Испания[1]
Башкала Витория-Гастейс
Административ-территориаль берәмлек Испания
Сәгать поясы UTC+01:00 һәм UTC+02:00
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Бискай култыгы[d]
Геомәгълүматлар Data:Spain/País Vasco.map
Иң югары ноктасы Aketegi[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Председатель Правительства Страны Басков[d]
Хөкүмәт башлыгы Иньиго Уркулью[d]
Халык саны 2 213 993 (2021)[2]
Административ бүленеше Алава[d], Гипускоа[d] һәм Бискайя[d]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 876 метр
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,924
Нәрсә белән чиктәш Наварра, Ла-Риоха, Кантабрия, Кастилия һәм Леон һәм Яңа Аквитания
Мәйдан 7234 км²
Рәсми веб-сайт Lua хатасы: expandTemplate: template "ref-eu" does not exist.
Харита сурәте
Позиционная карта
Ачык мәгълүматлар порталы Open Data Euskadi[d]
Феноменның икътисады economy of the Basque Country[d]
Феноменның демографиясе demographics of the Basque Autonomous Community[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Карта
 Басклар Иле Викиҗыентыкта

Басклар Иле (баск. Euskadi, исп. País Vasco) — Испания автономияле төбәкләренең берсе.

Башкаласы — Витория-Гастейс шәһәре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Автономияле төбәк статусын 1979 елдан йөртә.

Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны
201520162017[3]2020[4]2021[2]
2 164 3112 189 5342 167 7072 220 5042 213 993

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

3 провинция (2019).

Баск халкы гимны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

“Euzko Abendaren Ereserikia” (“Баск халкы гимны”) — Испания составында булган Басклар Иленең рәсми гимны. Аның музыкаль өлеше җирле парламент тарафыннан 1983 елның 14 апрелендә расланган. Һимнның көе борынгы заманнардан ук билгеле һәм баск халкы өчен гадәти мелодия дип санала.
Сабино Арана (Sabino Arana), баск милли хәрәкәтенә нигез салган кеше, 1930 елларда ук аның сүзләрен дә язган булган. Испаниядә барган гражданнар сугышы вакытында һәм соңрак та ул Баск Милләтчелек Фиркасе (баск. Euzko Alderdi Jeltzalea, исп. Partido Nacionalista Vasco — EAJ-PNV) гимны булып торган. Диктатор Франко хакимияттә булган чорда фирка һәм гомумән милли хәрәкәт үзе дә тыелган булган һәм режим тарафыннан эзәрлекләнгән. Шул сәбәпле Арана тексты, илдә демократик идарә урнашкач та, кабул ителми калган. Парламенттагы уң канат фиркаләре каршы төшкәннәр: янәсе, ул “экстремистик фирканеке” һәм өстәвенә артык дини рухлы да. Испаниянең гомуми гимнындагы кебек үк, “Баск халкы гимны”ның да рәсми тексты юк.
Ләкин рәсми булмаган чараларда басклар Сабино Арана сүзләрен гимнга бик теләп кушалар. Халык шулай ук Euzko Gudariak (“Баск солдатлары”), Euzko Gudarastea (Баск милли армиясе) яки Gernikako Arbola (“Герника агачы”) кебек милләтчел җырларны да онытмый.

Баск телендә

Юлга-юл тәрҗемәсе

Gora ta Gora Euzkadi,

aintza ta aintza

bere goiko Jaun Onari.

Areitz bat Bizkaian da

Zar sendo Zindo

bera ta bere lagia lakua.

Areitz gainean dogu

gurutza deuna

beti geure goi buru.

Abestu gora Euzkadi

aintza ta aintza

bere goiko Jaun Onari!

Күтәрел син, Баскония,

мактау һәм дан бөек

кодрәт иясе Аллага!

Бискайяда, яр буенда,

изге Синдо күле янында

имән үсә — борынгы һәм нык ул.

Бу имәндә нурлар сибеп

изге хач балкый —

безнең өметебез символы.

Җырлыйк “Күтәрел, Баскония ”,

мактау һәм дан бөек

кодрәт иясе Аллага!

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]