Башак коңгызлары

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Башак коңгызлары latin yazuında])

Баша́к коңгызлары́ (икмәк коңгызлары (Anisoplia)) - пластинкамыеклылар гаиләлегеннән коңгызлар ыругы. Русиянең Европа өлешендә 30 га кадәр, Урта Идел буенда 7 төре билгеле. Башак коңгызлары өчен тар калак сөяге барлыкка китерүче (баш өлешендә өскә нык сузылган) конуссыман калкан характерлы, ул шулай итеп кыяклыларның кабыкларын ачуга җайлаша. Башак коңгызларының күбесе бөртекле культураларны зарарлый: Татарстан территориясендә иң күп зыянны икмәк башак коңгызлары (A. austriаca) китерә, ул кара туфраклы полосадакиң таралган.

Гәүдәсенең озынлыгы 12-15 мм, яшькелт-кара төстә, асты ачык төкле, канат өсләре җирән, калкан янында дүртпочмаклы тимгелләр бар. Кыяклыларның (бигрәк тә бодай, арыш һәм арпа) өлгереп килүче бөртекләре белән туклана, йомшак бөртекләрне ашый, ә катыларын башактан чыгара һәм җиргә коя. Личинкалары туфракта яшиләр, черемә һәм үсемлекләрнең вак тамырчыклары белән туеналар. Үсеш циклы 2 ел тәшкил итә. Личинка стадиясендә кышлый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]