Беларусия президентын сайлаулар (2025)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беларусия президентын сайлаулар (2025) latin yazuında])
← 2020   2030 →
Беларусия президентын сайлаулар (2025)
2025 елның 20 июле

Беларусиядә президент сайлаулары (белар. Прэзідэнцкія выбары ў Беларусі) ― 2025 елның 20 июленнән дә соңга калмыйча Беларусиядә узачак Президент сайлаулары[1] [2]. Ил тарихында җиденче президент сайлаулары.

Алтарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Лукашенко, Беларусиянең беренче һәм гамәлдәге президенты

2020 елдагы сайлауларның бәхәсле нәтиҗәләреннән соң (анда гамәлдәге президент Александр Лукашенко җиңүе турында белдерә) Беларусиядә массакүләм протестлар башлана. Оппозиция кандидаты Светлана Тихановская[d] соңрак тавышларның 60-70 % ын алуын белдерә һәм халыкара җәмәгатьчелектән аны сайлауларда җиңүче дип тануны сорый[3][4][5].

2020 елгы сайлауларны танымаган Беларусия оппозициясе тиз арада яңа сайлаулар үткәрүне таләп итә. Яңа сайлаулар үткәрү таләбе Польша премьер-министры (2017―2023) Матеуш Моравецкий[d] (2020 елның 14 августы)[6], Чехия премьер-министры (2017―2021) Андрей Бабиш[d][7] тарафыннан да игълан ителә.

Гамәлдәге президент Александр Лукашенко үзенең җәмәгать чыгышларында берничә тапкыр дәүләт башлыгын вакытыннан алда яңадан сайларга вәгъдә итә, моны яңа Конституция кабул итү белән бәйли. 2021 елның мартында ул сайлаулар 2022 елда узачак дип белдерә.

Үткәрү шартлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елда референдум аша үзгәртелгән Беларусь Республикасы Конституциясенең 80нче статьясы нигезендә Президентлыкка кандидатлар өчен яшь цензы 35 елдан 40 елга кадәр арттырыла, сайлау алдыннан Беларусь Республикасында даими яшәү вакыты 10 елдан 20 елга кадәр арттырыла[8], шулай ук чит ил дәүләтенең гамәлдәге һәм элеккеге гражданлыгы яки ташламаларга һәм башка өстенлекләргә хокук бирүче чит ил дәүләтенең яшәү рөхсәте яки башка документы булмау таләбе кертелә[9]. Моннан тыш, бер үк кеше ике сроктан артык президент була алмый дигән норма кертелә[8].

Беларусь Республикасы Конституциясенә ярашлы, Беларусь Республикасы Президенты 5 елга сайлана һәм ант биргәннән соң вазыйфасына керешә. Беларусь Республикасы Президентын сайлаулар Беларусь Республикасы Милли җыелышының Вәкилләр палатасы тарафыннан биш айдан да соңга калмыйча билгеләнә һәм якшәмбе көнне гамәлдәге Президентның вәкаләтләре срогы тәмамлануга ике айдан да соңга калмыйча үткәрелә.

Мөмкин булган кандидатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2024 елның 25 февралендә Александр Лукашенко 2025 елда җиденче срокка сайлауга чыгу нияте турында игълан итә[10].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Календарь выборов и референдумов. әлеге чыганактан 15 лютага 2022 архивланды. 18 мая 2023 тикшерелгән.
  2. Центральная комиссия Республики Беларусь по выборам и проведению республиканских референдумов. Календарь выборов и референдумов. 27 лютого 2022 тикшерелгән.
  3. Belarus election: Exiled leader calls weekend of 'peaceful rallies' (14 August 2020). 15 август 2020 тикшерелде.
  4. Belarus opposition candidate declares victory | NHK WORLD-JAPAN News.
  5. Тихановская готовится объявить себя победительницей выборов в Беларуси – пресс-секретарь.
  6. Лукашенко призвали провести в Белоруссии повторные выборы. 27 лютого 2022 тикшерелгән.
  7. Чешский премьер заявил о необходимости повторных выборов в Белоруссии (ru) (20200814T0928). 2020-08-14 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 Предстоящие в 2024 году выборы будут непростыми – Лукашенко
  9. Канстытуцыя Рэспублікі Беларусь
  10. Лукашенко заявил, что в 2025 году пойдёт на выборы (рус.), Радио Свобода (2024-02-25).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]