Бий күле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бий күле latin yazuında])

Бий күле́ - Көнбатыш Кама алды төбәгендәге күл. Мишә һәм Идел елгалары субүләрендә, Лаеш районының бер үк исемдәге авылы уртасында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы - 4,2 га. Су күләме - 90 мең м³ чамасы. Озынлыгы - 250 м, макс. киңлеге - 225 м. Уртача тирәнлеге - 2,6 м, макс. тирәнлеге - 4,5 м. Күл карст процесслары эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы катлаулы. Суы бик йомшак, аз минеральләшкән, гидрокарбонат-сульфат-натрийлы. Төсе саргылт.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]