Биография

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биография latin yazuında])

Биография (бор. грек. βίος — тормыш + γράφω — язам, тормыш язмасы), яки тәрҗемәи хәл (гарәп. ترجمة ذاتية‎) – кеше тормышының башка кеше тарафыннан язылган яки үзе әзерләгән (автобиография) тасвирламасы.

Биография шәхеснең тарихи, милли һәм иҗтимагый шартларда психологик тибын ачыкларга мөмкинлек бирә торган беренчел мәгълүмат чыганагы. Бу тасвирлама кешене ул яшәгән чорның иҗтимагый чынбарлыгы, мәдәнияте һәм көнкүреше яссылыгында сурәтли.

Биография кеше тормышының төп фактларын (белем алуы, эше, гаиләсе, үлеме) гына хәбәр итеп калмый, ә бәлки кешенең шул вакыйгалар аша килгән тәҗрибәсен дә сурәтли. Резюме яки досьелардан аермалы буларак, тормыш юлы язмасы субъектның тормыш тарихын күрсәтә һәм аның тормышының төрле аспектларын, шул исәптән, яшәешенең кайбер интим фактларын да аерып чыгара һәм үзенә субъект шәхесенең анализын да кертә ала.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]