Биомикроскопия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Биомикроскопия latin yazuında])

Максаты мөгезкатлау һәм алгы бүлекне биомикроскопта карап анатомик кимчелекләрнең урнашуын, тирәнлеген һәм күләмен билгеләү (рәс. 1.1).

Туры яктырту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туры таралган яктырту тупас үзгәрешләрне ачыклау өчен кулланыла:

а)  мөгезкатлауның бөтен калынлыгын бәяләү өчен ярык кебек тар юнәлгән кыек нур кулланыла;

б)  нурны мөгезкатлау аша узучы бик юка оптик кисемгә кадәр өстәмә кысып зарарлануның урнашу тирәнлеген билгеләргә мөмкинлек бирә;

в)  коаксиаль нурның биеклеген үзгәртеп ятма һәм асма буенча эпителийның зарарлану күләмен билгеләү өчен кулланалар;

г)  кызылсыз фильтр кулланганда кызыл әйберләр кара булып күренә һәм шулай итеп кан тамырлары төзелешләрен тикшергәндә яки алсу бенгаль белән буяганда контрастны арттыралар. Флюоресцеин белән буяганда кобальт зәңгәр фильтр кулланалар.

Склераль таралыш ысулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яктылык ярыгын үзәккә микроскопны төбәп, яктылык лимб өлкәсенә төшсен өчен юнәлтәләр. Бу очракта яктылык тулы эчке чагылыш өчен мөгезкатлауга үтә. Стромаль зарарланулар туры яктылык таралгач күренә башлый. Бу ысулны кечкенә стромаль томанлануларны, күзәнәкле яки майлы инфильтратларны ачыклау өчен кулланалар.

Чагылган яктылыкта тикшерү ысулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу техника ярдәмендә яктылык төсле катлау яки күз төбеннән чагыла (бәбәкне киңәйткәннән соң) һәм мөгезкатлауны яктырта

Бу эпителий һәм эндотелий үзгәрешләрне күрергә мөмкинлек бирә, мәсәлән, эпителиаль кисталар, мөгезкатлау преципитатлары һәм кечкенә кан тамырлары.

Көзгеле чагылдыруда тикшерү ысулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көзгеле чагылдыру ысулы белән эндотелийдагы патологик үзгәрешләрне, мәсәлән, күзәнәкләр тыгызлыгының кимүен һәм тамчылы дегенератив үзгәрешләрне тикшерәләр. Псевдо-тамчылы үзгәрешләр (кара таплар) эндотелий күзәнәкләренең һәм катлам астындагы ялкынсыну күзәнәкләренең кайтма шешүе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.