Бислама теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бислама теле latin yazuında])

Бислама теле(English: /ˈbɪsləmɑː/; Bislama: [bislaˈma]; шулай ук Француз атамасы bichelamar [biʃlamaʁ] астында мәгълүм) ул креол теле һәм Вануатуның рәсми телләренең берсе. Ул күп шәһәр "ни-Вануату" (Порт Вила һәм Луганвилльдә яшәүче гражданнарның беренче теле (якынча 10 000 кеше) һәм илдә калган яшәүчеләрнең икенче теле (якынча 200 000 кеше). Илнең дәүләт гимны "Юми, Юми, Юми" Бислама телендә тезелгән.
Бислама теленең 95%-тан күбрәк сүзләре Инглиз теленнән, шул ук вакытта калганы берничә унике сүз Француз теленнән һәм шулай ук Вануатуның төрле телләреннән махсус сүзләр, гәрчә асылда алар флора һәм фауна терминологиясенә чикләнгән. Бу телләрнең сүзлек составына йогынтысы кечкенә булса, морфосинтаксиска ул бик зур. Шулай итеп Бислама теле гади итеп Инглиз теле сүзләре һәм Океаник грамматика һәм фонология белән тел буларак тасвирланырга мөмкин.