Бию шаукымы (1518 ел)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бию шаукымы (1518 ел) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гендрик Гондиусның бу гравюрасында бию чумасы белән зарарланган өч хатын-кыз сурәтләнгән. Гравюра Питер Брейгель картинасына нигезләнгән, ул 1564 елда Фландриядә мания кабынуының шәхсән шаһиты булган дип чамалана.[1]

1518 елгы бию шаукымы, шулай ук бию чумасы (алман. Tanzwut 1518 in Straßburg) — Страсбургта (ул вакытта Изге Рим Империясенең бер өлеше) 1518 елның июлендә күзәтелгән туктаусыз «йогышлы» бию шаукымы. Шәһәр урамнарында 400 гә якын кеше ялсыз берничә көн рәттән биегәннәр. Бу вакыт эчендә аларның күбесе йөрәк өянәгеннән, инсульт яки физик хәлсезлектән вафат булганнар.

Вакыйгалар барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мания 1518 елның июлендә Троффеа (Troffea) фамилияле хатынның Страсбург урамына чыгып биюеннән башланып китә.[2] Бу якынча дүрт-алты көн дәвам итә. Атна дәвамында аңа тагын 34 кеше кушыла , ә бер ай эчендә инде 400 гә якын кеше, күбесенчә хатын-кызлар була. Аларның күбесе йөрәк өянәгеннән, инсульттан яки хәлсезләнеп үлгән.[1] Бер раслаудан беленгәнчә, аерым вакыт аралыгында бу чумадан бер көндә 15 кә кадәр кеше вафат булган.[3] Бу вакыйганы шулай ук төрле тарихи документлар, шул исәптән табиб язмалары, җирле хроника һәм шәһәр советы документлары да раслый.[2]

Ситуациянең начарлануыннан борчылган югары катлам вәкилләре бу мәсьәләне чишү юлларын эзли башлыйлар. Җирле табиблар астрологик һәм гайре табигый сәбәпләрне кире кагалар, һәм чума ул "кайнар кан"лылыктан килеп чыккан авыру дип игълан итәләр. Шуңа да карамастан, җирле хакимият вәкилләре шундый карарга киләләр: әгәр авыруларга тәүлек әйләнәсе биергә мөмкинлек бирсәң, алар чирдән терелергә мөмкин. Шәһәрдә ике бию залы ачыла һәм агач сәхнә төзелә. Шунда ук чума белән зарарланганнарны өзлексез биетү өчен музыкантлар чакырыла. Кабул ителгән чаралар гына вәзгыятьне яхшырта алмавы ачыклангач, җирле хакимият киресенчә шәһәрдә төрле комарлы уеннарны, фәхишәлек, музыка һәм биюләрне тыя. Шулай ук авыручылар белән төрле дини йолалар үтәлә. Берничә атнадан эпидемия кими. Күпчелек авыруларга үз гәүдәләрен контрольдә тотуны торгызу насыйп була.[1]

Теорияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу вакыйганы аңлатуның бер заманча теориясе булып, төрле бөртеклеләрне зарарлаучы арыш анасы психоактив ашамлыклар белән агулану тора. Арыш анасындагы алкалоидлар химик төзелеше буенча ЛСД наркотик матдәгә якын, ул иң баштан нәкъ шулардан синтезланган булган да. Кайбер гипотезалар нигезендә, арыш анасы башка тарихи аномалияләр сәбәпчесе булып та тора, шул исәптән Салем җен карчыклары процессында да. Урта гасырларда шул ук төбәктә бию чумасының җиде очрагы билгеле.[4]

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • " Танганьикта көлке эпидемиясе

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Waller, John C. (September 2008). «In a spin: the mysterious dancing epidemic of 1518». Endeavour 32 (3): 117–121. DOI:10.1016/j.endeavour.2008.05.001. ISSN 0160-9327. PMID 18602695.
  2. 2,0 2,1 Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Viegas, Jennifer 'Dancing Plague' and Other Odd Afflictions Explained. Discovery News. Discovery Communications (1 August 2008). 2012 елның 13 октябрь көнендә төп чыганагыннан архивланган.
  3. Waller, John C. (February 2009). «A forgotten plague: making sense of dancing mania». Lancet 373 (9664): 624–5. DOI:10.1016/S0140-6736(09)60386-X. PMID 19238695.
  4. Параметрны бирергә кирәк trans-title= {{cite web}} калыбында. Mystery explained? 'Dancing Plague' of 1518, the bizarre dance that killed dozens (13 August 2008).