Бозау аягы (уен)
Бозау аягы | |
---|---|
күп | |
бүлмә |
Бозау аягы — татар халык уены.
Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уенчылар түгәрәкләнеп урындыкларга утыралар. Бер бала уртага чыгып, уенны алып баручы була. Ул рәт буенча һәрберсеннән: «Бозау аягын күпмегә алдың?» — дип сорый. Җавап бирүче язылышында «9» цифрасы булмаган һәм «9»га бүленми торган саннар белән җавап кайтарырга тиеш. Әгәр шулай әйтә алса, ул урынында кала. Әгәр әйтә алмаса я озак уйлап торса, уеннан чыга. Шулай чыга барып, соңыннан бер генә уенчы кала. Ул җиңүче була.