Болан коңгыз

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болан коңгыз latin yazuında])
Болан коңгыз

Бола́н коңгы́з (мөгезләч) (Lucanus cervus) - мөгезле коңгызлар гаиләлегеннән иң эре коңгыз.

Ана коңгызның озынлыгы 28-45 мм, ата коңгызныкы, өске казналарыннан башка, 30-55 мм, алар белән 75 мм га кадәр. Ата коңгызның өске казналары һәм канатлары аксыл-коңгырт, ана коңгызныкы кара төстә. Ана коңгыз агач куышына, черек агач төпләренә яки агач төбе янындагы туфракка эре (2,2 мм га кадәр), озынча йомырка сала, бала кортчыклары черек үзагач белән туена. Бала кортчыклар С сыман, коңгырт башлы, аяклары яхшы үскән, гәүдәсенең арка ягы шома һәм аның очында характерлы ике сөяле бар. Алар 5 ел чамасы үсә, зур кортчыкның озынлыгы 13,5 см га җитә.

Болан коңгыз урман зонасының көньягында һәм урманлы далада, нигездә имән урманнарында очрый. Июль һәм август айларында коңгызлар каты безелдәп имән агачы башлары тирәсендә очалар, еш кына агач согы агып торган урын өчен, шулай ук ана коңгызлар өчен үзара сугышалар.

Татарстан территориясендә болан коңгызын Идел-Кама саклаулыгының Саралан һәм Раифа бүлемтегендәге имәнлекләрдә, Тәтеш, Мамадыш һ.б. районнарда киң яфраклы имән агачыннан сок аккан вакытта күрергә мөмкин. ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]