Болгарданмы киләсез?

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Болгарданмы киләсез? latin yazuında])
«Болгарданмы киләсез?»
Җыр
Язылган Идел буе Болгары дәүләте чоры
Жанр тарихи җыр
Көй авторы халык көе
Сүзләр авторы халык җыры

Болгарданмы киләсез?Идел буе Болгары дәүләте чорыннан башлап таралган татар тарихи халык җыры.[1]

Тасвиры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Болгарданмы киләсез?» җырының бары тик ике строфасы гына билгеле. Җыр текстында Болгар атларының тасвирламасы, бал тутырылган юкә кәрәзләр, җәнлекләр тиресеннән ясалган бал, бал эчемлекләре (әче бал) өчен савытлар тасвирламасы сакланган. Бу шул, чорда, илдәге тарихи-этнографик хәлне күзалларга мөмкинлек бирә.[1] Автор Болгар иленең кеше ишетмәс байлыгы белән соклана: бөтен яктан аңа алтын, кораллар, энҗеләр ага дип сурәтли.[2]

Сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Болгар – Биләр диясез,
Болгарданмы киләсез?
Болгар елкыларын һәйдәп
Һинд илләрен гизәсез.
Җүкә ләңгәс – кәрәз балга,
Җам-аяклар – ачы балга.
Энҗе-мәрҗән, гәүһәр-якут
Агыла Шәһре Болгарга.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар халык иҗаты. Тарихи һәм лирик җырлар / төзүче, кереш мәкалә һәм искәрмәләр язучы И.И. Надиров; фәнни редакторы Х.Ш. Мәхмүтов. Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. 488 с.
  • Татарский эпос: баиты / Сост.: Ахметова-Урманче Ф. В. – Казань: Изд-во «Фэн» АН РТ, 2005. – С. 58